Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан урманнарын чистарту буенча акция быел ике этапта узачак

“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең беренче этабы 19 нчы апрельдә башлана һәм 19 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап – 19 нчы сентябрьдән алып 19 нчы ноябрьгә хәтле була.

Табигатьне саклау акциясенең  язгы этабында урманнарны корыган үлән, черек агач һәм коммуналь чүп-чардан арындыру эше планлаштырыла. Шулай ук  аншлаглар, белдерү язылган такталар, ял итү урыннары төзекләндереләчәк.

   Татарстан урманнарының чисталыгына юнәлдерелгән әлеге акция, Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 нчы елдан алып оештырыла. Ул барлык муниципаль районнарда да үтә. Бу акциядә урман хуҗалыгы ведомствосына караган оешмалар гына түгел, башка учреждениеләр, хезмәт оешмалары, республикада булган барлык  предприятиеләр, уку йортлары, волонтерлар, кооператив оешмалар, урман арендалаучылар да катнаша. 2019 нчы елда “Татарстанның чиста урманнары” акциясе барышында торак пунктларның тирә- яклары, региональ һәм федераль юл кырыйлары чистартылды. Акциядә 14 меңләп кеше катнашты. Барлыгы 3840 кубометр чүп чыгарылды, 450 аншлаг, щит һәм ял урыны, 17 чишмә төзекләндерелде.  Ә узган 2020 нче елда, коронавирус таралу сәбәпле, табигатьне саклауга юнәлдерелгән бу акция булмыйча калган иде.

 

 Урман хуҗалыгы министрлыгы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X