ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Хөкүмәте быелга өстенлекле бурычларны раслады - алар өчәү

Татарстан Хөкүмәте 2026 елга өстенлекләр исемлеген раслады.

Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын хокукый мәгълүмат сайтында бастырдылар. Документка республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

2026 елга өстенлекле бурычлар: 

- бәяләр һәм тарифлар үсешен арттырмау (61,6%).

- халыкның керемнәре (хезмәт хаклары, пенсияләр, пособиеләр) һәм социаль ярдәм дәрәҗәсен арттыру (31%).

- торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының торышын яхшырту (29,6%).

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда бәяләр үсешен тоткарлау, керемнәрне арттыру һәм алкоголизм һәм наркомания белән көрәш өстенлекле юнәлешләр булды.

 

Бизнес-Онлайн


Нет комментариев