Яр Чаллыда берьюлы ике үсмер энә йоткан. Әлеге хәл бер үк көнне булган, дип хәбәр итә Кама балалар медицина үзәгенең матбугат хезмәте.
14 яшьлек яшүсмер ялгышлык белән тегү энәсен, ә икенчесе, 13 яшьлеге циркуль энәсен йоткан. Энәләр балаларның ашказаны аша узган. Табиблар аларны эндоскопия ысулы белән алганнар. Ике операция дә уңышлы узган, малайлар инде өйдә.
Фото һәм мәгълүмат https://matbugat.ru/news/?id=36954 сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз