Татарстанда математика буенча вакытыннан алда БДИ нәтиҗәләре билгеле
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда математика буенча вакытыннан алда БДИ нәтиҗәләре билгеле

Математикадан БДИның 27 мартта узган вакытыннан алда чоры нәтиҗәләре билгеле булды.

Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профильле имтиханны 9 кеше тапшырган, уртача балл 51,33 тәшкил итте. База математикасын 7 катнашучы тапшырган, аларның уртача нәтиҗәсе – 4.

Куелган баллар белән килешмәү турында апелляцияне 10 һәм 13 апрельдә бирергә мөмкин. Гаризалар катнашучылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән мәгариф оешмаларында кабул ителә.

 

Татар информ

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 


Нет комментариев