Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан

Быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган. Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан. Узган елларда ул 14-24 мең тирәсендә тибрәлсә, быел бу сан 89 мең сумга кадәр җиткән. ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган. Шуларның 615...

Быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган.
Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан. Узган елларда ул 14-24 мең тирәсендә тибрәлсә, быел бу сан 89 мең сумга кадәр җиткән.
ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган. Шуларның 615 ендә дәүләт органнарында эшләүчеләр (вазифаи вәкаләтләрне үз файдасына файдалану, ришвәтчелек һ.б.) җаваплылыкка тартылган.
Ришвәтчелеккә килгәндә, 10 ай эчендә ришвәт бирү, алу һәм арадашчы булуның 229 очрагы теркәлгән. Шуларның 18 очрагында ришвәт зур күләмдә булган. Ришвәт алу һәм бирүдән килгән зыян 20 миллион сумнан артып китә.
394 очрак буенча ачылган җинаять эшләре судка җибәрелгән, ә 172 кеше коррупциядә гаепләнелеп, җаваплылыкка тартылганлыгы хакында хәбәр итте бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта Ринат Акчурин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция