Биш ел эчендә, 2020 ел ахырыннан башлап, маркетплейсларда җирле сатучылар саны 55 тапкырга арткан.
2026 ел башына Россиянең иң эре онлайн-мәйданчыкларында Татарстаннан 73 меңнән артык сатучы теркәлгән, бу 2025 ел белән чагыштырганда 5,1 процентка күбрәк. Биш ел эчендә, 2020 ел ахырыннан башлап, маркетплейсларда җирле сатучылар саны 55 тапкырга арткан.
Онлайн-эшмәкәрләр республиканың барлык районнарында да бар. Монда абсолют лидерлар – Казан һәм Яр Чаллы, аннан соң Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Әлмәт.
Татарстан сатып алучылары арасында иң популяр товар - азык-төлек продуктлары. Аннары йорт өчен товарлар, техника, кием һәм автозапчастьлар.
Казань КП
Нет комментариев