Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тыныч яшисең килсә – бурычыңны түлә

Коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазе килү белән, озакка сузмый банкка яисә почтага йөгерәм. Аннары Аллага шөкер, котылдым, дип киләсе квартплата кәгазе килгәнче тынычлап яшим. Бөтен кеше дә минем кебек түгел икән шул. Киресенчә, түләмичә булган акчаларына рәхәтләнеп яшәүчеләр дә җитәрлек. Үткән атнада административ комиссиядә нәкъ менә шундый эшләр каралды. Ул шәһәр...

Коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазе килү белән, озакка сузмый банкка яисә почтага йөгерәм. Аннары Аллага шөкер, котылдым, дип киләсе квартплата кәгазе килгәнче тынычлап яшим. Бөтен кеше дә минем кебек түгел икән шул. Киресенчә, түләмичә булган акчаларына рәхәтләнеп яшәүчеләр дә җитәрлек. Үткән атнада административ комиссиядә нәкъ менә шундый эшләр каралды. Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Н.Ибраев җитәкчелегендә үтте.


Садриев урамындагы бер йортта яшәүче ханымның коммунальчыларга 128 меңлек бурычы җыелган. Ике малае да ярдәм итәргә атлыгып тормыйлар, чөнки мөмкинлекләре юк - эшсезләр. Әгәр фатир хуҗасы ел ахырына кадәр бурычының берникадәр өлешен түләмәсә, ул тулай торакка күчерелеп, фатирыннан "колак кагачак". Хатын әлеге кисәтүгә, берничек тә җавап бирмичә, комиссиядән тиз генә чыгып йөгерде. Фатирсыз калырга мөмкин икәнлеген уйлап бик борчылды бугай ул. Шулай ук Ленинград урамындагы өч бүлмәле хосусыйлаштырылмаган фатир хуҗаларының бурычлары 83 меңнән артып киткән. Анда хәл болайрак тора: ир белән хатын аерылышкан, тик берсенең дә бурычны үзенә аласы килми. Аларга әлеге сумманың икегә бүленеп түләнергә тиешлеген искәрттеләр. Икенче бер гаиләнең 8 мең сумнан артыграк бурычы җыелган. Әллә ни куркыныч та түгел кебек, ләкин ул ай саен артып барачак бит. Ир белән хатынның сүзләренә караганда, аларның бердәнбер балалары авыру, аны дәвалар өчен акча кирәк. Хатыны бала белән өйдә утыра, ә ирнең эш хакы җитеп бетми. Аларның хәлен аңлап, ел ахырына кадәр түләп бетерергә вакыт бирелде.
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар мәсьәләсе шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашында үткән киңәшмәдә җентекләп тикшереп, катгый карар кабул ителгән иде. Ягъни торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләреннән файдаланып, явыз ният белән түләмәүчеләрне, кызганып тормыйча, закон нигезендә түләтергә кирәк. Кабул ителгән карардан күренгәнчә, бурычлыларга катнашы булган барлык хезмәтләр дә тиешле чаралар күрергә тиеш. Мәсәлән, суд приставларына бу өлкә буенча эшне тагын да көчәйтергә, халыкны социаль яклау бүлегенә субсидия алучылар буенча даими рәвештә анализ ясарга һәм башкалар.
Шәһәр башкарма комитеты исә административ комиссияләр аша эшләүдән тыш, хокук саклау органнары белән бурычлы фатирларга рейд ясаячак, эш бирүчеләр белән эшлиячәк һәм түли алмаучыларны фатирларыннан кечерәк мәйданлыга күчерү эшләрен караячак. Ул көнне административ комиссиягә чакырылучыларга бу турыда кат-кат әйтелде. Димәк, теләге булган кеше үзенә нәтиҗә ясап, бурычын бүгеннән үк түли башларга тиеш. Шунысы бар: бурычлылар аркасында намуслы түләүчеләр дә зыян күрә бит. Аннары түләргә мөмкинлекләре булмаучыларга киңәш: ай саен түләп барсаң, җиңеп булмаслык нәрсә түгел бит инде ул квартплата дигәне. Ай саен хезмәт хакы алып барсаң, әлбәттә. Эшләмисең икән - ул инде синең проблема. Чөнки эшләргә теләгән кешегә эш табарга була.
Административ комиссиядә ул көнне башка мәсьәләләр дә каралды. Мәсәлән, саксызлыгы аркасында башкаларга зыян салучы да чакырылган иде. Олы яшьтәге бер ир-ат плитәгә аш пешерергә куеп, янгын чыгара. Аның сүзләренә караганда, ул бераз салмышрак булган. Нәтиҗәдә, Куйбышев урамындагы йортның бер подъезды газсыз калган. "Бу хәл башка кабатланмас", - дип гафу үтенде, билгеле. Тик ут-күзгә саграк булу бервакытта да комачауламый.
Административ хокук бозуларның бер ишесе - транспорт хуҗаларына карый. Кемдер, машинасы белән тротуарга кереп туктаган, берәү бордюрны җимереп газонга килеп кергән... Аларның күбесенә штраф салдылар. Ә менә бер бабайны бордюрга менгән булса да, штрафка тартмадылар. Аның сөйләвенчә, ул ашыгып каядыр барырга чыккан, шул вакытта 22 еллык "шестерка" машинасы нәкъ менә бордюр янәшәсендә генә ватылган. Нишләсен, машинасын ясарга керешкән. Шул вакыт полиция хезмәткәрләре аны күреп алып, административ хокук бозган дип язу да тоттырган. Менә бит ул ничек, уйламаганда кесә "бушаерга" гына тора. Алай да, вакыйганың ахыры яхшы төгәлләнде. Ә иң мөһиме: беркем дә зыян күрмәгән. Ә бит тротуардан йөрүче яисә шунда туктап торучы машиналар бик нык куркыныч тудыра. Гадәттә, алар кибетнең ишеге төбенә үк килеп туктауны кулайрак күрәләр. Кибеттән йөгереп чыккан бала-чага, хәер өлкәннәрнең дә, гомеренә куркыныч тудыра. Руль артына утырып, башкаларны санламыйча шулай кылану бер дә матур күренеш түгел бит, әле куркыныч та.
Әлеге административ комиссия утырышыннан шундый нәтиҗә ясарга була: коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләсәң, башкаларга куркыныч тудырмый тыныч кына яшәсәң, юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң - сине беркем дә борчымаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бурыч

2
X