«Халык инспекторы» кушымтасында акчалата бүләк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәгән өчен бирелә.
Алар арасында: кызыл утка чыгу, каршы як полосага чыгу, стоп-линияне бозу, руль артында телефон куллану, иминлек каешын такмау, җәяүлене үткәрмәү һәм калдыкларны юлга агызу кебек хокук бозулар бар.
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юл хәрәкәтен җәмәгать контролендә тотуның нәтиҗәле коралы. Ул кешегә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын турыдан-туры Дәүләт автоинспекциясенә юлларга мөмкинлек бирә.
Тиешле тизлекне үтәү, куркынычсызлык каешларын эләктерү, руль артына исерек килеш яки арып утырмау – молар барысы да гади, әмма бик мөһим таләпләр. Юл һәлакәтләренең күпчелеге нәкъ менә шушы кагыйдәләрнең бозылуыннан килеп чыга.
.jpg)
Нет комментариев