Районыбызның Зәй-Каратай авылында яшәүче София Насибуллинаны 85 яше белән котладылар.
85 яше тулган көнне аның янына балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова аны 85 яше белән котлап, матур котлау сүзләре җиткерде, бүләк һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
София Минегәрәй кызы озак еллар авылдагы “Уңыш” колхозында эшләгән. Билгеле булганча, Зәй-Каратайда элек “Уңыш” колхозы данлыклы, уңышлы эшләүче аграр хуҗалык булган. София апа башта фермада учетчица вазифасын алып бара, аннары амбарда склад мөдире булып, тырышып эшли. Шуннан пенсиягә чыга. Әле пенсиягә чыкканнан соң да 5-6 ел көч куя.
Ул үзе – күрше Әлмәт районыннан, Габдрахман авылыннан. Зәй-Каратайга Насих Фатыховичка кияүгә чыгып, аның белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүгенге көндә Насих абый бу якты дөньяда юк инде.
София Насибуллинаның бүгенге көндә төпчек улы һәм өлкән оныгы СВОда, илебезне саклап, бурычларын үтиләр. Сугыш булгач, яралануларсыз узмый. Улы Әлфис бүгенге көндә госпитальдә дәвалана. Әнисенең юбилее көнне улы шалтыратып, әнисенә иң изге теләкләрен җиткергән. Әлбәттә, “улым” дип өзелеп торган әни кеше өчен улының тавышын ишетү – иң кадерлесе, иң зур бүләк.
Бүгенге көндә София апа – биш онык һәм ике оныкчыкның яраткан әбисе булып, ил-көннәргә тынычлык теләп гомер итә.
Без дә аңа исәнлек-саулык телибез. Улы һәм оныгы хәрби операция зонасыннан исән-имин кайтып аларны каршы алырга язсын.
фото: авыл җирлегеннән

Нет комментариев