Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа атнага яңа фаразлар

Кучкар. Сезгә үз-үзегезне кулда тотарга кирәк. Әгәр дә шулай эшләсәгез, күңелегез дә тыныч булачак, шатлыклы хәбәр алу өчен дә берничә сәбәп туачак. Күңелегезгә ятышлы кеше белән танышып, тирән һәм җитди мөнәсәбәтләр бәйләнергә мөмкин.


Үгезбозау.
Атнаның икенче яртысында финанс керемнәре көтелә. Сезне уңыш көтә. Эчке сиземләвегезгә ышанып, кирәкле вакытта кирәкле урында булып, тиешле стратегияне кулланып эшли алачаксыз. Ләкин артык мавыгып “мин-мин”ләнеп йөрмәгез.


Игезәкләр.
Кулыгыздан килмәгән эш юк. Моны тирә-яктагылар да күреп тора. Ләкин холкыгызны бераз тыегыз, ызгыш китереп чыгудан читтә булыгыз. Бигрәк тә бу җитәкчелек белән мөнәсәбәтләргә кагыла.


Кысла.
Үзгәрешкә омтылып, һич тә ялгышмассыз. Яшәү урынын, һөнәрне үзгәртү, өйләнешү өчен менә дигән вакыт. Ләкин барысы да сез уйлаганча гына бармыйчак. Тормыш үз төзәтмәләрен кертәчәк.


Арыслан.
Көнкүреш мәшәкатьләре бөтен көчегезне алса да, атна башында тормышыгызда уңай үзгәрешләр көтелә. Күптән хыялланган кыйммәтле әйберне сатып алу, булачак тормыш иптәшен очрату булуы ихтимал.


Кыз
Башыгыз белән эшкә чумарга ашыкмагыз.Тормыш эштән генә түгел, башка бик күптөрле кызыклы шөгыльләрдән тора. Атнаның икенче яртысында артык үпкәчел булмагыз, күбрәк шаярырга, елмаерга тырышыгыз. Юмор тормышны ямьләячәк.


Үлчәү.
Эш аркасында сез якыннарыгызга азрак игътибар итәсез. Моннан тыш, эш белән артык мавыгу һөнәри талчыгуга китерә ала. Якыннарыгыз һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер, ял көннәрен алар белән бергә уздырыгыз. Чит-ят кешеләр белән саграк булырга кирәк.


Чаян
Кыш ахырында сезнең һөнәри осталыгыгыз артачак. Бу вакыт белемнәрне баету өстендә эшләү өчен дә бик кулай. “Уңайлы зона”да утырмагыз, эш итегез! Яраткан кешегезгә карата назыгызны кызганмагыз. Ялгызларга сөйгән ярларын очратыр.


Укчы
Сезне тынычлык атнасы көтә. Бар сорауларны да тәртипкә китереп, проектны вакытында тапшыра алачаксыз. Дусларыгыз һәм яраткан кешеләрегез сезгә карата бик тә игътибарлы. Сезне ошатмаган кешеләр дә бу атнада үз-үзләрен генә кайгыртачак.


Кәҗәмөгез.
Сез чын күңелдән тормышны сөясез һәм үз максатларыгызга ирешү өчен тауларны да әйләндерергә сәләтле. Әзер булыгыз – бу атнада сезне сюрпризлар көтә.  Кыенлыклар алдында югалып калмагыз, хезмәт сөючәнлек сезгә яхшы  акча эшләү мөмкинлеге бирәчәк.   


Сукояр.
Бурычларны кайтарырга вакыт. Сездән алган бурычны да кире ала алырсыз. Моңарчы араларыгыз бозылган кешеләр дуслашырга теләк белдерәчәкләр. Атна башында карьерагызга уңай үзгәрешләр алып килердәй кешеләр белән  танышырсыз.


Балык.
Планнарны тормышка ашырырга вакыт. Партнёрлар отышлы сделкаларны китереп кенә торачак. Җитәкчегез дә сезгә карата бик игътибарлы – эштән дә иртәрәк җибәрә, премия дә яза. Мөмкинлектән файдаланып, өстәмә ял сорагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЙОЛДЫЗНАМӘ йолдызлар ни әйтә