Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел бүләге сайлаганда берничә киңәш

Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип киңәш биргәнче, яңарак кына Deloitte компаниясе уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре белән таныштырыйк. Иң көтелгән бүләкләр арасында беренче урында акча тора, алга таба ирләр белән хатын-кызларның теләкләре аерыла. Акчадан кала ирләр бүләккә смартфон яки компьютер, гүзәл затлар парфюмерия яки сәяхәткә юллама көтә. Уйланырга без сезгә «азык»...

Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип киңәш биргәнче, яңарак кына Deloitte компаниясе уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре белән таныштырыйк.

Иң көтелгән бүләкләр арасында беренче урында акча тора, алга таба ирләр белән хатын-кызларның теләкләре аерыла. Акчадан кала ирләр бүләккә смартфон яки компьютер, гүзәл затлар парфюмерия яки сәяхәткә юллама көтә. Уйланырга без сезгә «азык» бирдек. Кайсын бүләк итәргә икәнен үзегез хәл итәрсез.
Нәрсә бүләк итмәү хәерлерәк икәнен дә карап китик. Сораштырулардан күренгәнчә, халык Яңа ел тематикасын күз уңында тотып эшләнгән төрле сувенирлар, сыннар, савыт-сабаны яратмый икән, чөнки аларның бәйрәмнән соң кызыгы бетә.
Оекбаш, кулъяулык, эчке кием бү­ләк итү дә килешми.
Парфюмерия, косметикага алдан заказ бирсәләр генә алырга кирәк. Анда да бик белеп кенә аласы була.
Картинаны, гадәттә, күпләр үз интерьерларына, үз зәвыкларына карап ала. Сез бүләк иткән картинага өйдә урын табылмаска да мөмкин.
Балага бүләкне ике-өч елдан соң гына кия яки куллана алырлык итеп алмагыз. Тимераяк яки чаңгыга ул берничә елдан соң гына басарлык булса, балага моның кызыгы юк.
http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/13216-en%D3%99-d%D3%99-b%D2%AFl%D3%99k-d%D3%A9ya-d%D3%99-b%D2%AFl%D3%99k-dis%D3%99l%D3%99r-d%D3%99-ya%D2%A3a-el-b%D2%AFl%D3%99ge-saylaganda-bolarnyi-ise%D2%A3d%D3%99-tot.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк яңа ел

2
X