Заман сулышы

Яңа елның төп чыршысын бизәү 8 миллион сумга төшә

Казанның төп яңа ел чыршысын быел башкача бизәргә җыеналар. - Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган "Төнге шәһәр утлары" дип аталган яктылык иллюминациясе тулысынча яңартылачак, дип хәбәр иткән шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагына "Казгорсвет" берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Габделхаков. - Яңа...

Казанның төп яңа ел чыршысын быел башкача бизәргә җыеналар.

- Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган "Төнге шәһәр утлары" дип аталган яктылык иллюминациясе тулысынча яңартылачак, дип хәбәр иткән шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагына "Казгорсвет" берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Габделхаков.

- Яңа ел чыршысын бәйрәм рухында бизәү өчен 8 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Шуңа да быел төп яңа ел чыршысын шәһәр халкы "калдыклардан тегелгән одеял" белән чагыштыра алмас. Яңа ел бәйрәменең иң төп атрибутын бизәү өчен классик бизәкләр белән бергә традицион утлар да кулланылачак.

Төп чыршы, гадәттәгечә, шәһәрнең Меңъеллык паркында урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: