Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзебездә җитештерелгән машиналарга 150 мең сум ташлама ясарга тәкъдим иткәннәр

Биредә сүз, 2010-2018 еллардагы кебек, утильләштерү программасын гамәлгә кертү турында сүз бара. Россиядә үзебездә җитештерелгән машиналарны сатып алучыларга ташламаларны арттыруны тәкъдим иткәннәр. “Руслом.ком” ассоциациясе шудый тәкъдим белән чыккан. Бу идея Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юлланган да инде.

Ассоциация директоры Виктор Ковшевной фикеренчә, иске машинасын тапшырып, яңасын алучыларга ташламаны 50 мең сумнан 150 мең сумга җиткерергә кирәк. Мондый программа 2010—2018 елларда гамәлдә булды.

Шулай ук, аның аңлатып үтүенчә, Дәүләт хезмәтләре порталында машиналарны утильләштерүчеләр реестрын булдырырга, шулай ук иске машиналарны төрлечә эшкәртү мөмкинлекләрен карарга кирәк. “Транспорт чараларын эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиеләр хәтәр калдыклар белән эшләү өчен лицензиягә ия булырга һәм аларга утильләштерү турында таныклыклар бирелергә тиеш. Таныклыкларга ия булмаучыларны штрафка тартуны күздә тоту зарури”, – дигән ныклы фикердә ул.

Сүз уңаеннан, Toyota, Lexus һәм Nissan компанияләре Россия базарына кире кайтырга җыена. Әмма чит илләрдән автомобильләр кертү әлегә планлаштырылмый.

https://vatantat.ru/2022/03/78179/

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машина