Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Адаптер гына коткармаган

Быелның 11 аенда Лениногорск районы һәм шәһәре юлларында 29 мең 953 юл кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Шуның 245ендә исерек килеш руль артына утыручылар, 462сенә тизлекне арттыручылар гаепле. Ноябрь аенда теркәлгән юл һәлакәтләренә дә - тизлек арттыру, юл кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпче. 1 ноябрь көнне 19 сәгатьтә Лениногорск-Александровка юлында «ГАЗ-330210» автомобилен йөртүче...

Быелның 11 аенда Лениногорск районы һәм шәһәре юлларында 29 мең 953 юл кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Шуның 245ендә исерек килеш руль артына утыручылар, 462сенә тизлекне арттыручылар гаепле. Ноябрь аенда теркәлгән юл һәлакәтләренә дә - тизлек арттыру, юл кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпче.


1 ноябрь көнне 19 сәгатьтә Лениногорск-Александровка юлында «ГАЗ-330210» автомобилен йөртүче 1971 елгы гражданин юлга кинәт килеп чыккан билгесез затны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүленең аскы теш казнасы сына, аяклары җәрәхәтләнә.
13 ноябрьдә 11 сәгать 40 минутта «ВАЗ-21124» автомобиле хуҗасы һава шартларын исәпкә алмыйча, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә юл кырыена «очып», әйләнеп каплана. Гаепленең умыртка баганасының муен тамыры тартыла.
16 ноябрь көнне 08 сәгать 10 минутта Кутузов урамы, 3 нче йорт каршында «Субару Форестер» машинасы белән идарә итүче юлны тиешсез урыннан чыккан 1966 елгы хатын-кызны бәрдерә. Икенче көнне зыян күрүче, медицина ярдәме сорап, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Табиблар аңа сул як боты, сул як кулы яраланган, дигән диагноз куя.
19 ноябрьдә 12 сәгать 30 минутта Тимәштә Утыз Имәни урамында 1987 елгы «Шевроле Авео» автомобиле йөртүчесе руль артында йокыга китү нәтиҗәсендә, идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «КамАЗ-65115А» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, машина хуҗасының күкрәк читлеге җәрәхәтләнә.
27 ноябрьдә 21 сәгать 30 минутта Чайковский-Инкубаторная урамында 1984 елгы «Хундай Санта фе» автомобиле йөртүчесе трассага чыкканда «ВАЗ-21093» машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә. Икенче көнне «ВАЗ-21093» автомобиле хуҗасы, медицина ярдәме сорап, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Зыян күрүченең аскы теш казнасы сына, аягы җәрәхәтләнә, бармагы яралана.
28 ноябрь көнне 14 сәгать 12 минутта Лениногорск-Чирмешән юлының 24 нче чакрымында «Форд Фокус» автомобиле белән идарә итүче 1985 елгы хатын-кыз, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә, идарәне югалтып, юл кырыена «оча» һәм әйләнеп каплана. Аның адаптер белән генә эләктергән 4 һәм 7 яшьлек кызлары зыян күрә. Хастаханәдә табиблар бер баланың маңгай сөяге сынган, икенчесенең маңгай сөяге җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән, дигән диагноз куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ