Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Руль артында - исерек. Лениногорскилы җәяү йөриячәк

Лениногорск суды шушы көннәрдә исерек хәлдә руль артында тотылган тагын бер автомобиль йөртүченең эшен карады.

Хокук бозучылар эскәмиясенә бу юлы 61 яшьлек ир кешегә утырырга туры килде.

Гыйнвар аеның азаккы  көннәренең берсендә, көндезге сәгать 10 да, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары  Кутузов урамында шикле генә хәрәкәт итүче машинаны туктата. Автомобиль белән идарә итүче 61 яшьлек лениногорскилының исерек булуын алкотестер да раслый. Ир кешегә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә, ә автомобилен эвакуатр штраф-тукталышка илтеп куя.

Суд утырышында  алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручы гаебен таный,  әлеге очракны алдагы кичтә  дуслары белән очрашуда булганлыгы, алкоголь парларының  җилләнергә өлгермәүе белән аңлата

Әмма, суд карарына ир кешенең  бернинди аклануы да йогынты ясый алмый,  гаепләнүчене ельярымга идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр һәм 30 мең күләмендә штрафка тарталар.

https://pixabay.com/ru/ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер алкоголь кулланган