Лениногорск районында мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә
Күптән түгел Лениногорск районы Иске Шөгер авылының Вахитов урамында, кичке сәгать 20.00ләр тирәсендә мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте тигез булмаган борылышта була. 1963 елгы ир-ат «Днепр-11» мотоциклында каршы юлга чыга һәм «ВАЗ-211440» җиңел машина йөртүче 1978 елгы хатын-кыз белән турыдан-туры бәрелешә. Бәхеткә, үлүчеләр юк.
Мотоцикл хуҗасы гына төрле...

Мотоцикл хуҗасы гына төрле тән җәрәхәтләре ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз