Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы телевизорын да сата алмый, акчадан да колак кага

Халык игътибарсызмы, мошенниклар шулкадәр оста итеп алдыймы – ләкин гражданнар алдакчылар ятьмәсенә торган саен ешрак эләгә.


Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 42 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итеп, таныш түгел  кешеләр аның банк картасыннан 20 мең сум “салдыруларын” сөйли.

Хатын-кыз аңлатканча, популяр булган  сатып-алулар сайтында телевизор сатуы турында белдерү урнаштыра. Тиздән сатып алырга теләүче табыла һәм элемтәгә керә. Сату-алуны башкару турында килешәләр һәм сатып алучы курьер аша килеп алу турында сылтама (ссылка) җибәрә. Хатын-кыз сылтама аша керә, андагы бланк формасын тутыра, аны-моны уйлап тормыйча, банк реквизитлары дигән җиргә банк реквизитларын да яза, картаның икенче ягындагы өч урынлы кодны да язып куя.

Шуннан соң теге “сатып алучы” (аңлагансыздыр инде, бу очракта мошенник булып чыга) телевизор сатып алу өчен дигән акча аның картасыннан алынмады, ялгышлык китте ахрысы, дип элемтәне өзә. Хатын-кызның телефонында онлайн-банк кушымтасы була, шул кушымта аша счетыннан 20 мең сум күләмендә акча юкка чыгуын белә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар! Сак һәм игътибарлы булыгыз. Беркатлы булырга кирәкми. Акча күчерер алдыннан ныклап уйлагыз, сылтамалар аша да керергә ашыкмагыз.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X