30 һәм 44 яшьләрдәге ике ир-атның, моңа кадәр дә гаепләре булган. Бу юлы исә алар кылган гамәлләре өчен закон нигезендә җавап тотачаклар. Кичә иртәнге сәгатьтә Чаллыда берәүнең машинасына ут төртәләр. Хуҗа кеше башта ни булганын аңламый. Ишегалдына йөгереп чыгып, янгынны сүндергәннән соң, шикле әйберләр, шырпы һәм бензин савыты табып ала....
Кичә иртәнге сәгатьтә Чаллыда берәүнең машинасына ут төртәләр. Хуҗа кеше башта ни булганын аңламый. Ишегалдына йөгереп чыгып, янгынны сүндергәннән соң, шикле әйберләр, шырпы һәм бензин савыты табып ала. Шуннан соң, полициягә хәбәр итә.
Тикшерүчеләр гаеплеләрнең эзенә төшәләр һәм тиз арада кулга алалар. Җинаятьчеләрне 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз