Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тимер кисмәк лениногорскилыны суд эскәмиясенә алып килгән

Хуҗасыннан сорамый гына чит кеше малын үзләштерүче лениногорскилыга суд эскәмиясенә утырырга туры килде.

Караклыкта гаепләнүче Ш. үзенең  шәһәрдәге бакча ширкәтләренең  берсендәге участогына килгән һәм аның күзе чит кеше бакчасындагы зур тимер су кисмәгенә төшкән. Әле язгы  бакча эшләре башланырга иртәрәк булу сәбәпле,  Ш. ның  бакчада үзеннән башка беркем дә булмавына ышанычы нык булган. Ул бу уңышлы мизгелләрдән файдаланып калырга  ниятләгән, тимер су кисмәген тиз генә үз бакчасына күчереп куйган.

Әмма халык әйтеме юкка гына “урман –колак, кыр –күз” дими, Ш. шикелле үк, үз бакчасын бер карап әйләнергә дип килгән Г. ханым, бу эшне күреп торган. Ул  Ш. ның  әлеге әйбер хуҗасы булмавын белгән һәм  кисмәкне кире урынына куярга кушкан. Тик карак аның сүзләренә колак салып тормаган, тимер савытны үз “Газел”енә кертеп бастырган һәм аңардан җилләр искән, ә ачыктан –ачык әйткәндә, Ш. кисмәкне металл җыючыларга илтеп тапшырган.

 Бу угрылык тимер кисмәк хуҗасына  6050 мең сумлык  матди зыян салган.

Судда Ш. үзенең гаебен тулысы белән танып, кылган эшенә үкенчен белдергән, хуҗага урланган әйбернең бәясен кайтарып биргән.

Суд Ш.ны Россия Федерациясе Җинаять кодексы 161 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм аңа 250 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев