Өч көн эчендә ике машина йөртүче җәяүле юлында тәртип бозган, биш транспортның тонировкасы тиешле таләпләргә җавап бирмәгән. Районыбызда 12 августта башланып киткән профилактик операциянең беренче нәтиҗәләре - әнә шундый. Ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында транспорт чаралары тәрәзәсенең яктылыкны үткәрү үзенчәлегенә, юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар итәчәкләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз