14 гыйнварда көндезге уннар тирәсендә шәһәребезнең Промышленная урамында йөреп барганда җиңел машина яна башлый. Автомобиль белән идарә итүче ир-ат төтен исен сизеп, машинасын туктата, ә бераздан ялкын күренә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре машинаны тулысынча чорнап алган була. Хәзерге вакытта аның сәбәбен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итә бүлек инспекторлары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз