Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр Интернет үзләштерә

Лениногорск районында быелның 1 гыйнварыннан "Интернет - озын гомерлелек" проекты гамәлгә керде. Проектның максаты - өлкән яшьтәге гражданнарны, пенсионерларны компьютер белән эш итәргә өйрәтү. Мәшгульлек үзәгендә «акыллы китап»ны үзләштерүдә 270 пенсионерны өйрәтү планлаштырылган. Бүгенге көнгә укырга теләк белдерүчеләрдән 90 гариза кабул ителгән. 40 кеше инде укый башлаган. Компьютер дәресләре атнага...

Лениногорск районында быелның 1 гыйнварыннан "Интернет - озын гомерлелек" проекты гамәлгә керде.
Проектның максаты - өлкән яшьтәге гражданнарны, пенсионерларны компьютер белән эш итәргә өйрәтү. Мәшгульлек үзәгендә «акыллы китап»ны үзләштерүдә 270 пенсионерны өйрәтү планлаштырылган. Бүгенге көнгә укырга теләк белдерүчеләрдән 90 гариза кабул ителгән. 40 кеше инде укый башлаган. Компьютер дәресләре атнага 2 тапкыр бушлай үткәрелә икән. Уку вакыты 3 айга сузылыр, дип хәбәр итә Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре. Укырга язылу өчен Мәшгульлек үзәгенә - Гагарин урамы, 51 нче йорт, 10 нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Телефон: 5-59-07

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Компьютер