Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы авылы территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр үсә

Сугышлы мәктәбе экология юнәлешендә эшчәнлеген дәвам итә.

Күптән түгел безнең райондагы заказник һәм аның җитәкчесе белән очрашу узды.

Сугышлы мәктәбе  “Дала” заказнигы белән хезмәттәшлекне күптәннән алып бара. Лениногорск районында урнашкан әлеге заказник  үзенең язгы эшләрен  башлап җибәрде. Заказник директоры Фәрит Динмөхәммәтов  район мәктәпләрендә очрашулар үткәреп йөри. Безнең мәктәп өчен очрашу аеруча истәлекле булды. Фәрит Нургалиевич  заказник тарафыннан башкарылачак эш планнары турында сөйләде. “Парклар маршы-2021” акциясендә актив катнашкан балаларга, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре  әйтте, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү буенча  рольләре зур булуын билгеләп үтте.

Ул Халыкара “Парклар маршы- 2022” акциясендә катнашырга чакырды. Сугышлы авылы территориясендә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән күп кенә үсемлекләр үсә. Мәктәп укучыларының “Адонис” фәнни оешмасы “Наратлык”, “Саука урманы”  һәм Атау тау территориясендә үскән сирәк очрый торган үсемлекләрне тикшереп, проект эшләре яклыйлар.

Бу объектлар  белән соңгы вакытта республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты галимнәре кызыксыналар һәм киләчәктә аларга табигый һәйкәл статусы бирелергә мөмкин. Тикшеренү эшләрендә укучыларны  катнаштыру да күздә тотыла.

21 нче февраль көнне Казанда мәктәп балаларының XXVIII Идел буе А. М. Терентьев исемендәге фәнни экологик конференциясе үтте. Конференциядә Сугышлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Альмира Мусатзанова “Экологик сукмактагы сирәк очрый торган үсемлекләр ценопопуляциясенең торышы”дигән темага  уңышлы гына чыгыш ясап, безне куандырды.

Мәктәпнең укучылар һәм укытучылар  коллективы экологик юнәлештәге эшләрен дәвам итеп, яңа иҗат уңышларына ирешүләрен телим.    “Дала” заказнигы белән тыгыз хезмәттәшлек дәвам итсен. Табигатьне саклау буенча алып барган  эшләре өчен  заказник хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәбез.

Фәния Әхмәтова, укытучы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугышлы мәктәбе Кызыл китап