Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы мәктәбе укучылары өчен табигать беренче урында тора

Сугышлы мәктәбе укучылары өчен апрель ае тагын да тыгыз, экологик юнәлештә актив эш алып баручы укучылар өчен эш җитәрлек.


-    Апрельдә табигатьнең уянуы күзәтелә, табигать яшәрә, кошлар сайрый, алар укучыларыбыз ясаган ояларга кайталар. Кышын исә укучылар ясаган җимлекләр ярдәмендә кошларны ашаттык. Күптән түгел мәктәптә “Дала” дәүләт табигый тыюлыгыннан Фәрит Динмөхәммәтов булып китте. Ул табигатьне саклауга юнәлтелгән эшчәнлек белән таныштырды. Һәм бик күп китаплар, рәхмәт хатлары, грамоталар алып килгән, - ди Сугышлы мәктәбе укытучысы Фәния Әхмәтова.

Аның әйтүенчә, әлеге грамоталар, рәхмәт хатлары 22 майда билгеләп үтелә торган Биологик төрлелек көнендә укучыларга аерым номинацияләр буенча тапшырылачак. Аңа кадәр исә укучыларга акцияләрдә, экологик чараларда актив катнашырга туры киләчәк. Авыл территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр буенча да проект эше яклыйсылары бар, ул проект буенча да номинация билгеләнәчәк икән. Билгеле булганча, мәктәптә педагогик коллектив үсеп килүче буынга экологик тәрбия һәм белем бирү буенча максатчан эш алып бара. Алар тыюлык белән тыгыз эшлиләр, методик әсбаплар, китаплар өчен рәхмәтләрен дә әйтәләр.

Тиздән “Парклар маршы-2022” акциясе башлана. Сугышлы мәктәбе әлеге акциядә катнашмыйча калганы юк. “Җәйге каникулда укучылар белән “Дала” заказнигы территориясендәге экологик сукмакларны карарга барырга планлаштырып торабыз”, - ди Фәния Әнвәровна.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугышлы мәктәбе экология юнәлешендә