Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Кошлар бездән ярдәм көтә

Кыш җиттеме, шәһәрдә яшәүче кошларны суык белән бергә, азык кытлыгы да сыный башлый. Ишеп яуган кар өемнәре, боз астында ризык эзләве кыенлаша. Шуңа да, шәһәр кошлары белән беррәттән, кешеләр яши торган урыннарга, азык эзләп, урман кошлары да килеп кушыла. Суык белән көрәшеп, канатлылар чүплекләрдә казына, томшыклары белән фатир тәрәзәләрен кага...

Кыш җиттеме, шәһәрдә яшәүче кошларны суык белән бергә, азык кытлыгы да сыный башлый. Ишеп яуган кар өемнәре, боз астында ризык эзләве кыенлаша. Шуңа да, шәһәр кошлары белән беррәттән, кешеләр яши торган урыннарга, азык эзләп, урман кошлары да килеп кушыла. Суык белән көрәшеп, канатлылар чүплекләрдә казына, томшыклары белән фатир тәрәзәләрен кага башлый. Бу җан ияләре адәм балаларының мәрхәмәтлелегенә өметләнә.


Күпләребез үзебездән калган ризыкларны чүплеккә ташлый. Ә бит шул калдыкны кошларга да ашатырга була. Аның өчен күп тә кирәкми, җимлек ясап, урам якка тәрәзә каршына, яисә ишегалдындагы берәр агачка элеп кенә куярга бит. Аны ясарга әллә ни осталык та кирәк түгел. Җимлек өчен кул астында пластмасс шешәләр дә, картон тартмалар да җитәрлек.
Әнә шул игелекле гамәлне башлап җибәрүчеләр - шәһәр һәм район мәктәбе укучылары. ТР Лениногорск районының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы урынбасары Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов җитәкчелегендә район һәм шәһәребезнең кайбер мәктәпләрендә "Урман кошларына ярдәм итик" дигән акция үтте. Аның барышында мәктәп укучылары өйләрендә кошлар өчен җимлек ясап, аларны мәктәп тирәләренә элгән. Кошлар өчен җимне дә укучылар өйләреннән алып килгән.
- Кошларга кыш чыгарга ярдәм итү максаты белән, шәһәр һәм район мәктәпләренә мөрәҗәгать иттек. Үзем, шәхсән, берничә мәктәптә булып, балаларга җимлек ясау буенча мастер-класс үткәрдем. Алар өйләрендә ясап килгән җимлекләрне мәктәп территориясенә элдек. Җимне салу белән кошлар да очып килде. Акциядә бигрәк тә районның Сугышлы мәктәбе укучылары белән биология фәне укытучысы Фәния Әхмәтова һәм шәһәребезнең 3 нче мәктәбе укучылары белән биология фәне укытучысы Надежда Точилина бик актив катнашты. Моның өчен аларга рәхмәт,- ди Фәрит Нургалиевич.
Сугышлы мәктәбе укытучысы Фәния Әхмәтова канатлы дусларга багышланган акциядә үзенең дә, укучыларның да бик теләп катнашуларын, аңа зур игътибар бирүләрен әйтте.
- Кошлар өчен махсус җимлек ясап куйгач, безгә дә, кошларга да бик уңайлы. Хәзер мәктәп ишегалдына кошлар килә, балалар аларны күзәтә, өйләреннән җим алып килеп, сыйлый. Кошлар үзләрен туендырган кешеләрне әллә каян таныйлар. Шунысы бигрәк рәхәт.
Әлеге вазифага Фәрит Динмөхәммәтов билгеләнгәннән бирле бу юнәлештә эш тагын да активлашып китте. Балаларны шундый юнәлеш буенча тәрбияләргә кирәк. Мондый мастер-класслар, тәрбия сәгатьләре күбрәк булсын иде, - ди Фәния Әнвәровна.
Керкәле авылында үткән бу акциядә мәктәп укучыларына авылдагы әбиләр дә кушылып, балалар ясаган җимлекләргә азык салган.
"Зәй" заказнигы инспекторлары табигать һәм анда яшәүче кошлар, җәнлекләр белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә. Кошлар өчен җимлекләр ясап, аларны урманда эләләр, урман җәнлекләренә печән азыгы куялар.
- Кышын кошлар, урман җәнлекләре аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде,- ди Фәрит Динмөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать

2
X