Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Рәхмәтемнең олысы – сезгә!

2006 елның беренче сентябрендә Юлтимер авылы мәктәбенә укырга кердем. Мине колач җәеп, беренче укытучым - Эльмира Минсәгыйть кызы Беляева каршы алды. Башлангыч сыйныфларда уку минем өчен авыр булмады, чөнки укытучым үзенең ягымлы карашы, күзләреннән сирпеп торган җылы нуры белән беренче көннәреннән үк әсир итте. Безнең тыңлаусыз нәни кулларыбыздан тотып, язарга,...

2006 елның беренче сентябрендә Юлтимер авылы мәктәбенә укырга кердем. Мине колач җәеп, беренче укытучым - Эльмира Минсәгыйть кызы Беляева каршы алды. Башлангыч сыйныфларда уку минем өчен авыр булмады, чөнки укытучым үзенең ягымлы карашы, күзләреннән сирпеп торган җылы нуры белән беренче көннәреннән үк әсир итте. Безнең тыңлаусыз нәни кулларыбыздан тотып, язарга, хәреф танырга, укырга өйрәтте.Гомумән, ул минем өчен икенче әнием кебек иде.

Быелгы уку елыннан Тимәш авылы мәктәбенең V "А" сыйныфына йөреп укыйм. Зур, мәһабәт бина! Ул бала, дигәнең! Һәр фәннән аерым укытучы! Дәресләр берсеннән-берсе кызыклы, төрле! Укы гына...
Яраткан мөгаллимнәребезнең һөнәри бәйрәме көнендә беренче укытучымны, Тимәш авылы мәктәбе укытучыларын котлыйсым килә. Аларга сабырлык, акыллы, тәртипле балалар,сәламәтлек телим. Рәхмәт Сезгә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира Беляева