Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Үрнәк ал син, кеше!

Яңа уку елы башлануга бер ай гына үтсә дә, Керкәле мәктәбе укучылары укуда гына түгел, үзләренең игелекле гамәлләрен эштә дә күрсәтте. Әби-бабалары турында белгәннәрен барлап,аларның күркәм эшләрен дәвам итүчеләр булуын, язган иншаларында гына түгел,ә тормышта да раслап күрсәтәләр.Авыл баласы бит ул табигать кочагында яши. Үзе яшәгән җирнең тагын да ямьлерәк...

Яңа уку елы башлануга бер ай гына үтсә дә, Керкәле мәктәбе укучылары укуда гына түгел, үзләренең игелекле гамәлләрен эштә дә күрсәтте. Әби-бабалары турында белгәннәрен барлап,аларның күркәм эшләрен дәвам итүчеләр булуын, язган иншаларында гына түгел,ә тормышта да раслап күрсәтәләр.Авыл баласы бит ул табигать кочагында яши. Үзе яшәгән җирнең тагын да ямьлерәк булуын тели.
Кошлар оча,өзми бер яфрак та,
Хәйран калып карыйм мин шул чакта.
Үрнәк ал син, кеше, күр гыйбрәтне,
Кошлар саклый белә табигатьне, - дип язган Гөлшат апа Зәйнашева.
- Кошлар гына түгел,без дә табигатьне саклыйк, - ди балалар.
Сезгә V сыйныф укучылары язган иншалардан кайбер юлларны тәкъдим итәбез:
"Әбиемнең әтисе Мөхәммәтшәрип һәм аның улы Мөхәммәтрашат шушы мәктәптә укыган һәм укыткан. Бабамнар рухы да шатланыр дип, без үткән көз мәктәп каршындагы тауга сыйныфташым Алсу белән агачлар утырттык. Безгә әтием Илдар һәм Галия апа Рәхимова да булышты. Бу агачлар матур булып үсеп китте. Үзем утырткан агачларга карагач, миңа рәхәт булып китә".
Азалия ҖӘМИЛОВА
"Минем әниемнең әтисе Фәрит бабам агроном булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Шулай да ул тик тормый. Әле берничә көн элек кенә Рафаэль абый Хәсәнов белән урманнан яшь агач үсентеләре алып кайтты. VII - VIII сыйныф укучылары бу үсентеләрне җитәкчеләре Гөлназ апа белән утыртып та куйдылар. Әле минем агач утыртканым юк. Шулай да аның бик күңелле һәм файдалы эш икәнен аңладым. Бабама да, Рафаэль абыйга да, агач утыртучыларга да рәхмәт. Мин дә бабам белән агач утыртырмын, дип уйлыйм."
Миләүшә СӘХАУВА
"Минем Әнәс бабамның әтисе гармунчы Мөхәммәтша күп еллар Керкәле карьерындагы чишмәне карап торган. Без дә аларның игелекле эшләрен дәвам итәргә тиеш. Абыем Айдар дусты белән югары оч тавына агачлар утыртып, су сибеп үстерделәр. Хәзер ул агачлар әллә каян күренеп тора. Үткән көз мин дә дустым Азалия, Галия апа, Илдар абый белән бергә беренче тапкыр агач утырттым. Ул көн минем исемдә калды. Хәзер ул агачларны күргәч, мин бик шатланам".
Алсу ШИРИЯЗДАНОВА
"Сәгыйдә әбиемнең әтисе Мөхәммәтшәрип бабай авылыбыз тарихын яза башлаган кеше. Тарихка кеше яхшы эше белән кереп калырга тиеш. Мин, Рамазан һәм Дима зират артындагы тауга агач утырткан идек. Минемчә, кеше күп яхшылык эшләргә тиеш".
Ислам ҖӘМИЛОВ
"Мәктәптә укыган чакта абыем Рамил сыйныфташы Динар абый белән мәчет артындагы тауга агач утырткан . Минем дә сыйныфташлар белән бергә агач утыртасым килә".
Раил НИГЪМӘТУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту