Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Тау башына агач утырттык

Галия апа Рәхимова безне, Керкәле мәктәбенең VII - VIII сыйныф укучыларын, тау башына агач утыртырга чакырды. Без рәхәтләнеп риза булдык. Әйтәләр бит, кеше үз гомерендә бер мәртәбә булса да агач утыртырга тиеш, дип. Минем әлегә хәтле бер тапкыр да агач утыртканым юк иде. Галия апа агач үсентеләре алып килде. Анда...

Галия апа Рәхимова безне, Керкәле мәктәбенең VII - VIII сыйныф укучыларын, тау башына агач утыртырга чакырды. Без рәхәтләнеп риза булдык. Әйтәләр бит, кеше үз гомерендә бер мәртәбә булса да агач утыртырга тиеш, дип. Минем әлегә хәтле бер тапкыр да агач утыртканым юк иде.


Галия апа агач үсентеләре алып килде. Анда каен, чаган, нарат, имән, миләш агачлары бар иде. Алар әле бик кечкенәләр. Без үзебезнең әби-бабаларыбыз истәлегенә шул зифа үсентеләрне утырттык. Ләйсән Нигъмәтуллина, Земфира Ялакова, Айсылу Бәдретдинова һәм Дилноза Рөстәмова тау башында чокыр казыды. Лилия Хөснетдинова, Лилия Гыймаева һәм мин инештән су ташыдык, агачларны тау башына алып менеп утырттык. Шул арада Галия апа безгә әби-бабаларыбыз, авылыбыз тарихы турында сөйләде. Җитәкчебез Гөлназ Алтынбаева да, җиң сызганып, безне дә уздырып эшләде. Галия апа, олы яшендә булуга карамастан, бездән калышмады. Бу көнне барлыгы 30 агач утыртканбыз икән.
Көне буена саф һавада эшләп бераз талчыксак та, утырткан агачларга күз салгач, барыбызның да күңеле күтәрелде. Шундый игелекле эш эшли алуыбызга бик канәгать булып, өйләргә таралыштык.
Ә сезнең агач утыртканыгыз бармы?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту