Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Артистлар җыелган җирдә

Шушы көннәрдә театр сөючеләр Мәдәният сараена Лениногорск районы мәдәният йортларының иҗат җимешләреннән торган "Халкым чишмәләре", "Сәламәт яшәү рәвеше", "Театр язы" смотр-фестивальләренә йомгак ясау кичәсенә җыелды. Белгәнебезчә, 2012 ел - республикада тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бүләкләү кичәсенең дә беренче бүлеге милли-мәдәни мирасны яктыртуга багышланган иде. "Халкым чишмәләре"нең гран-при ияләре...

Шушы көннәрдә театр сөючеләр Мәдәният сараена Лениногорск районы мәдәният йортларының иҗат җимешләреннән торган "Халкым чишмәләре", "Сәламәт яшәү рәвеше", "Театр язы" смотр-фестивальләренә йомгак ясау кичәсенә җыелды.


Белгәнебезчә, 2012 ел - республикада тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бүләкләү кичәсенең дә беренче бүлеге милли-мәдәни мирасны яктыртуга багышланган иде. "Халкым чишмәләре"нең гран-при ияләре - Түбән Чыршылы Мәдәният йорты моның ачык мисалы. Алар смотрда катнашып, җиңү яулаган спектакль өзеген тамашачы игътибарына тәкъдим итеп, көчле алкышлар яулады. Алар татарларның күркәм йоласы - кич утырып чабата үрү мизгелен чын артистларча гәүдәләндереп, халкыбызның үткәнен, мәдәни мирасын, җыр-моң сәнгатенә битараф булмавын оста чагылдырдылар. Театр - безгә күңел ачу, ял итү булса, мәдәният хезмәткәрләре өчен авыр хезмәт ул. Әмма хезмәт югары бәяләнсә, авырлыгы онытыла. Һәм ул, жюри тарафыннан гына түгел, тамашачы (спектакльдән соң озак алкышладылар) тарафыннан да җылы кабул ителде.
"Халкым чишмәләре"ндә I урынны - Тимәш, II урынны - Мөэмин-Каратай алды, ә III урынны Ивановка һәм Сарабиккол Мәдәният йорты үзара бүлеште. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов дипломнарны тапшырганда: "Шәһәрдә дә, авылда да ачылып бетмәгән талантлар җитәрлек. Аларны үстерергә генә кирәк",- дип белдерде. Һәм барысына да исәнлек, иҗади уңышлар теләде.
"Сәламәт яшәү рәвеше" агитбригадасында күпчелек яшь талантлар катнаша. Шуңамы, һәр авылның спектакле уңышлы, ә артистларның ихлас уйнавы йөзенә чыккан иде. Сәхнәгә күтәрелгән Урмышлы, Кирлегәч, Тимәш, Зәй-Каратай һәм Зеленая Роща театр осталары урман җәнлекләрен җанландырып, экологик проблеманы ачып салды. Балаларның зур сәхнәгә беренче генә басулары булса да, "яшь карлыгачлар" сынатмады. Моның шулай икәнлеген бүләкләү өчен сәхнәгә күтәрелгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк та искәртте. Ә нәни артистлар үзләре исә: "Безгә сәхнәгә чыгу - зур шатлык", диеште. Әлеге бәйгедә иң дәрәҗәле бүләк - гран-при - Зеленая Роща Мәдәният йортына эләкте. I урынга - Зәй-Каратай, II урынга - Урмышлы, III урынга - Кирлегәч клублары чыкты. Калганнар да игътибардан читтә калмады: төрле номинациядә Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Урын алмадым, дип кайгырасы түгел, номинантлар исемлегенә эләгү дә зур дәрәҗә бит.
Соңгы булып, сәхнәдә ел буе барган "Театр язы" фестивале җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Болар арасында гран-прига Сугышлы Мәдәният йорты лаек булды. I урынны - Куакбаш, II урынны - Иске Иштирәк, III урынны - Керкәле мәдәният йортлары алды. Ә махсус бүләккә шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә оешкан "Айсылу" драма түгәрәге лаек булды. Театрда актив катнашкан балалар да төрле номинациядә бүләкләнде.
Артистлар тамашачыны пьесадан күрсәтелгән өзекләр белән көлдерсә, елатса, Алабуга музыка-сәнгать училищесы студентлары һәм Мәдәният сарае үзешчәннәре үзләренең моңлы, үтемле җырлары, дәртле биюләре белән сөендерде. Халык яшь талантларның осталыгына сокланып, күтәренке кәеф белән көч-дәрт алып таралды бу чарадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист