Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Куакбаш авылында “Бердәм гаилә” фестивале үтте (фотолар)

Күптән түгел Куакбаш авылы мәдәният йортында, бердәмлек һәм татулык көненә багышланган "Бердәм гаиләдә" дип исемләнгән фестиваль үтте. Анда Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән Федотовка, Мордва-Кармалка, Яңа Сережкин, Кузьминовка, Ивановка авылларыннан төрле милләт халкы катнашты. "Бөтен авыллар да килә алырлармы? - дип куркып кына башлаган идек. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм...

Күптән түгел Куакбаш авылы мәдәният йортында, бердәмлек һәм татулык көненә багышланган "Бердәм гаиләдә" дип исемләнгән фестиваль үтте.


Анда Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән Федотовка, Мордва-Кармалка, Яңа Сережкин, Кузьминовка, Ивановка авылларыннан төрле милләт халкы катнашты.
"Бөтен авыллар да килә алырлармы? - дип куркып кына башлаган идек. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Татар милли йоласы буенча кунакларны бавырсаклар белән каршы алып, кыймаклар белән чәй эчеп алганнан соң һәрбер милләт үзенә генә хас нечкәлекләре белән милли традицияләрен югалтмыйча, җыр һәм биюләрен, йолаларын күрсәтте.
Төрле милләттән булуга карамастан, гомер - гомергә дус һәм тату яшәгән авыллар, тагын да бер - берсенә якынайды, дуслык тагын да ныгыды - дип әйтәсе килә.
Минзилә Әхмәтова,
Куакбаш авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фестиваль Бердэм гаилэ фестиваль