Лениногорск артистларының зур җиңүе
Р.Шиһап исемендәге театр коллективы халык театрларының "Идел-йорт" дип аталучы региональ фестиваленең зональ этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Жюри игътибарына алар Данил Салиховның "Кызлар капкыны" спектаклен тәкъдим итте. Шушы көннәрдә финалга чыгучы театр коллективлары билгеле булды: йөз уналты коллективның бары тик уналтысы, шул исәптән безнең театр артистлары да финалга чыккан. Хәзер...
Р.Шиһап исемендәге театр коллективы халык театрларының "Идел-йорт" дип аталучы региональ фестиваленең зональ этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Жюри игътибарына алар Данил Салиховның "Кызлар капкыны" спектаклен тәкъдим итте. Шушы көннәрдә финалга чыгучы театр коллективлары билгеле булды: йөз уналты коллективның бары тик уналтысы, шул исәптән безнең театр артистлары да финалга чыккан. Хәзер алар фестивальнең ноябрьдә Казанда узачак йомгаклау өлешенә әзерләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз