Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск авыллары яшәячәк әле

Туган авылга кунакка кайткач, Иске Иштирәк мәдәният йортына "Аулак өй" кичәсенә бардык. Төрле бизәкләр, чиккән сөлгеләр эленгән бию залына килеп кергәч, үзебезне яшьлек елларына кайткан төсле хис иттек. Залның түрендә Наилә Галәутдинова, Кәбирә Заманова, Сиринә Кашапованың чиккән сөлге, мендәр тышлары балкып тора иде. Фиалка Галимованың кулдан бизәкләп эшләнгән мендәрләре, ыргак...

Туган авылга кунакка кайткач, Иске Иштирәк мәдәният йортына "Аулак өй" кичәсенә бардык.


Төрле бизәкләр, чиккән сөлгеләр эленгән бию залына килеп кергәч, үзебезне яшьлек елларына кайткан төсле хис иттек.

Залның түрендә Наилә Галәутдинова, Кәбирә Заманова, Сиринә Кашапованың чиккән сөлге, мендәр тышлары балкып тора иде. Фиалка Галимованың кулдан бизәкләп эшләнгән мендәрләре, ыргак белән бәйләгән төрледән - төрле челтәрләргә карап туймаслык. Зөлфия Моратова төрле җәнлекләрне, чын итеп күз алдына китерерлек ясаган.

Аннан ишектән гармун тоткан кызлар-егетләр "Җомга" көен сузып килеп керделәр. Татар халкының "Берле, икеле, өчле, дүртле, бишле" уеннарын халык белән бергә уйнадылар. Аларны хәзерге вакытта лаеклы ялдагы тынгы белмәс Ярулла Галимов өйрәтеп торды.
Шулай ук Ватанны саклаучылар көненә багышлап уеннар уйналды, җырлар hәм биюләр башкарылды. Без, Түбән Камадан кайткан Канзафаровлар гаиләсе, бәйрәмне бик ошаттык hәм аны оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Авылның киләчәге өметле, авыл яшәячәк, гореф-гадәтләребез югалмаган hәм буыннан -буынга күчәчәк әле, дигән шатлык хисләре белән кайтып киттек.
Дания Канзафарова,
Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аулак љй