Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск егете – чын артист

Шөгер төбәге гомер бакый әдәбиятка, мәдәнияткә йөз тоткан халкы белән яшәде. Шулай булмаса, биредә Җәмит Рәхимов та, Җәүдәт Дәрзаман да, Мәхмүт Газизов та булмас иде. Бөтендөньяга мәгълүм милләтпәрвәрләр Энгель белән Индус Таһировны гына алыгыз. Шулай ук мәгариф өлкәсендә районда, беренчеләрдән булып, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы исемен алган Миңнур Җиһангированы кемнәр...

Шөгер төбәге гомер бакый әдәбиятка, мәдәнияткә йөз тоткан халкы белән яшәде. Шулай булмаса, биредә Җәмит Рәхимов та, Җәүдәт Дәрзаман да, Мәхмүт Газизов та булмас иде. Бөтендөньяга мәгълүм милләтпәрвәрләр Энгель белән Индус Таһировны гына алыгыз. Шулай ук мәгариф өлкәсендә районда, беренчеләрдән булып, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы исемен алган Миңнур Җиһангированы кемнәр генә белми! Мәдәниятле булмас иде, моң тамыры - "Шөгер" җыры бар. Нәкъ үзенең җыры булган төбәктән илгә мәгълүм шәхесләр туа да инде.


Шөгер мәктәбендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының талантлы, яшь артисты Раил Шәмсуаров белән очрашу үтте. Аның шагыйрь Таһир Шәмсуаровның бертуган энесенең малае икәнен искәртеп үтү урынлыдыр.
Көтелгән кунакны һәм аның әти-әнисен мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылар "Шөгер" көе белән каршы алды. Иң беренче чиратта, артистны мәктәп белән таныштырдылар. Мәктәп коридорында Раилнең иҗат юлын чагылдырган, төрле газетларга биргән әңгәмәләреннән күчермәләр урын алган иде. Үзе турындагы әлеге почмакны Раил кызыксынып карады. Татар теле һәм әдәбияты кабинетындагы язучылар сурәтләре дә театр артистын хуплаган төсле тоелды.
Очрашу мәктәпнең киң, якты актлар залында дәвам итте. Алып баручылар залдагыларны Раилнең биографиясе белән таныштырды. Тумышы белән Раил Яңа Иштирәк авылыннан. Әти-әнисе укытучы булса да, Раил мәктәпне тәмамлаганнан соң язмышын театр сәнгате белән бәйләргә теләп, Казанга китә, мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, талантлы егетне Г.Камал театрына чакыралар. Зур сәхнәгә аяк атлавына үкенми Раил, бүген театрда уйный, төрле рольләр башкара.
Очрашу барышында Раилнең әти-әнисенә дә сүз бирелде. Әнисе Раилнең кечкенә чагы турында сөйләде, экранда гаилә архивыннан алып төзелгән слайд-шоу аның сөйләгәннәрен тагын да тулыландырып, кызыклы итте.
Укытучылар һәм укучылар да артистка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Менә аның берничәсе:
- Раил, моңлы тавышың күңелләргә сары май булып ятты. Җыр сәнгатенә өйрәтүче остазың кем?
- Тавышны дөрес куярга, матур җырларга остазым Миңгол Галиев өйрәтте. Мин бүген дә аның киңәшләренә колак салам, дәресләр алам. Кызганыч, бүгенге очрашуга кайбер сәбәпләр аркасында, кайта алмады, ләкин киләсе кайтуда аны сезнең белән таныштырырмын дип уйлыйм.
- Кыен хәлдә калганың бармы?
- Тормышта төрле хәлләр була. Миндә дә булгандыр. Әмма ничек кенә булмасын, аннан дөрес чыгу юлын таба белү кешене чыныктыра, дип уйлыйм.
- Гаилә хәлең ничегрәк?
- Өйләнмәгән. Әлегә иртәрәк. Алай да бер-ике елдан гаилә корырга планлаштырам. Сөйгән кызым бар.
- Телевидениенең үзәк каналларында әледән-әле "Голос" кебек һәм башка модалы проектлар чыгып тора. Аларда синең кебек яшь җырчы-артистлар катнаша. Синең дә шундый проектларда катнашу теләгең юкмы?
- Юк, дип кистереп әйтә алмыйм. Һәрхәлдә "Голос" та катнашмасам да, күңелдә үзебезнең "Татар моңы"нда катнашу уе бар.
- Киләчәккә планнарың нинди?
- Уйнарга.
- Яраткан ролең бармы?
- Балалар өчен әкиятләрдәге рольләрне бик теләп башкарам. "Диләфрүзгә дүрт кияү" пьесасындагы Җәмил образын яратам.
Әлеге пьесадан бер өзекне сәхнәдә уйнап та күрсәтте әле артист. Залдагылар чыгышын алкышлап, күтәреп алды.
Раилгә бу көнне үзләренең теләкләрен әти-әнисе һәм укытучылар, Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәге методисты Ландыш Рамазанова һәм башкалар җиткерде. Укучылар аңа үзләренең җыр-биюләрен, театрдан өзекләр күрсәтте. Ә Раил, үз чиратында, "Әнкәемнең бишек җыры", "Ой да не вечер, да не вечер", "Төннәр буе йоклый алмый ятам" җырларын башкарды һәм мәктәп коллективына Казаннан алып кайткан бүләге - китаплар тапшырды.
Милли тәрбия буенча директор урынбасары Әлфия Хасмөхәммәтова аның киләчәктә дә Шөгер төбәгенең горурлыгы булуын теләде.
- Раилнең иҗаты чыгып килә торган чишмә кебек. Киләчәктә аның сәләте тагын да үсәр, киңәер, камилләшер, ә исеме тарих битләренә язылыр дигән өметтә калабыз. Сәхнә йолдызы булып, озак балкуыңны телибез, - диде ул.
Соңыннан барысы бергә "Туган тел" җырын башкарды. Үзен зурлавы, хөрмәт итеп очрашуга чакыруы өчен Раил мәктәп коллективына ихлас рәхмәтен җиткерде. Шөгер төбәге егете Раилнең сәнгать дәрьясында колачлап йөзүен, татар халкының горурланырдай улына әверелүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист