Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск халык театры авылга чыга

Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры тамашачыларга өр-яңа спектакль әзерләгән. Ул Рәисә Ишморатованың "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" пьесасы буенча эшләнгән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Театрның режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина: - Спектакльдә мылтык тавышы да, танклар да юк. Сүз сугышта хәбәрсез югалган Мирзаһит гаиләсе турында бара, - ди. Ир сугышка киткәндә,...

Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры тамашачыларга өр-яңа спектакль әзерләгән.


Ул Рәисә Ишморатованың "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" пьесасы буенча эшләнгән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Театрның режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина:

- Спектакльдә мылтык тавышы да, танклар да юк. Сүз сугышта хәбәрсез югалган Мирзаһит гаиләсе турында бара, - ди.

Ир сугышка киткәндә, улы туып кына кала, хатынына: "Баланы яратып-сөеп үстер" дип әйтеп калдыра. Хәбәрсез югалган ирнең әманәте үтәләме? Моны спектакльне карап белерсез.

- Бу - драма әсәре, әхлак, тәрбия, туган илгә, телгә мәхәббәт белән сугарылган, - ди Мәдинә ханым. Шуңа тамашачыларының шактый өлешен мәктәп укучылары алып торыр, дигән өмет бар. "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" беренче булып, авылларда күрсәтергә булганнар.

26 декабрьдә Юлтимер авылы халкы карый алачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.

6 гыйнварда - Куакбаш авылы мәдәният йортында куячаклар. Башлана: 16.00 сәгатьтә.

10 гыйнварда Түбән Чыршылы авылы халкына тәкъдим итәчәкләр. Ул әлеге авыл мәдәният йортында 17.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Театр