Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида Миләүшә Идиятованың концерты булды

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятованың концертында уч төпләре кызарганчы кул чаптык, үзен шау чәчәкләргә күмдек. Концерт искиткеч ямьле, яхшы булды. Зал тутырып кеше килгән иде. 2,5 сәгать сизелмичә дә үтеп китте. Шушы арада тамашачы Миләүшә үзе әйтмешли, "тузан да кунмаган", яңа җырларын тыңлап хозурланды, элек яңгыраган җырлары аша үткәннәргә...

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятованың концертында уч төпләре кызарганчы кул чаптык, үзен шау чәчәкләргә күмдек.

Концерт искиткеч ямьле, яхшы булды. Зал тутырып кеше килгән иде. 2,5 сәгать сизелмичә дә үтеп китте.

Шушы арада тамашачы Миләүшә үзе әйтмешли, "тузан да кунмаган", яңа җырларын тыңлап хозурланды, элек яңгыраган җырлары аша үткәннәргә кайтты.

Моннан тыш Раил Гыйззәтуллин, Илгизә Галләмова, Эльза Идиятовалар да моңнарын бүләк итте.

Әхнәф Нуриев белән Айназ Идиятовның очып-очып татар һәм башкорт биюләрен башкаруы бер дә күз алдыннан китми. "Подтанцовкада" Гөлгенә Әхмәтова белән Айназның биюе җырның эчтәлеген ачып бирә алды.

Рөстәм Идиятов белән И.Мияссаровның гармунда уйнаулары концертка ямь бирде.

Концертның театральләштерелгән тамаша рәвешендә баруы элек кичке уеннарның ни рәвешле узуын, яшь киленгә су юлы күрсәтү ничек булуын күрергә мөмкинчелек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миляуша идиятова