Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Шаулап-гөрләп узды

Өлкәнәйдек инде диеп, Моңаеп утырмыйбыз. Картлыкны да җиңә белгән Шат күңелле халык без! Әлеге шигъри юлларны «Аулак өй»нең гимны дияргә була. Чөнки һәр «Аулак өй» кичәсе шушы юллар белән башланып китә. Чираттагысы милли театрыбызның туган көненә багышланган иде. Шул уңайдан, революциягә кадәр иҗат иткән артистлардан алып бүгенге көнгә кадәр сәхнәне...


Өлкәнәйдек инде диеп,
Моңаеп утырмыйбыз.
Картлыкны да җиңә белгән
Шат күңелле халык без!
Әлеге шигъри юлларны «Аулак өй»нең гимны дияргә була. Чөнки һәр «Аулак өй» кичәсе шушы юллар белән башланып китә. Чираттагысы милли театрыбызның туган көненә багышланган иде.
Шул уңайдан, революциягә кадәр иҗат иткән артистлардан алып бүгенге көнгә кадәр сәхнәне шаулаткан театр шәхесләрен искә алып, «Театр бәйгесе» үткәрелде. Бөек шәхесләр: Г.Кариев, А.Мутин, С.Гыйззәтуллина, К.Тинчурин, Г.Камал, беренче татар театры ачылу көне, Шәрыкь клубы турындагы сорауларга иң тиз, иң дөрес җавап бирүчегә Гран-при билгеләнгән иде. Жюри әгъзалары бертавыштан бәйге җиңүчесе дип Нәкыя Шәрифуллинаны билгеләде. Нәкыя ханым Лениногорск халык театрының «Әгәр кичерә алсаң» спектакленең язмасы - зәвыкълы итеп эшләнгән диск белән бүләкләнде.
«Аулак өй»гә яшьләрнең дә күпләп килүе аеруча сөендерде. Ә өлкәннәрнең яшьләрдән дә уздырып шигырь укулары, төрле спектакльдән җырлар башкаруы, җырлы-биюле күңелле уеннарда катнашып, тапкыр сүз, кызыклы әйтемнәрне мулдан сибеп күңел ачулары - үзе бер могҗиза булды. Ә уеннарны оештыручы Әлфия Низамова берсеннән-берсе кызыклы уеннарны өстәп кенә торды.
Искиткеч тавыш иясе Гөлфәния Фәхретдинова, Гаҗибә Миңнебаева, Сугышлыдан Рәисә Вәлиева, Әлмәт кунагы Әнәс Мифтахов, гармун остасы Нәҗип Шәрифуллинның чыгышы ямь өстенә ямь булды. Исемнәре аталмаганнар, зинһар, үпкәләмәсен иде. Киләсе кичәләрдә дә, менә шулай ялындырмыйча, барлык уеннарда гөр килеп күңел ачуыгызны теләп калам.
Кичәнең иң шаккаттыргыч мизгеле: Зөмәрә Шәрәпова җитәкләгән балалар театрының «Зәңгәр шәл» һәм «Әнием-бер генәм» спектакльләрен карап хозурлану булды. Әй, ул киемнәр, әй, ул балаларда уйнау осталыгын күрсәң, исең китәр?! Гимназиядә укучылар иң бәхетлеседер, мөгаен. Чөнки Зөмәрә апалары һәр балага бәхет чаткысы бүләк итә белә. Никадәр тырышлык, сабырлык, үз-үзеңне аямау, театрга мәхәббәт аларның йөрәгендә! Ә балаларның күзләрен күрсәгез икән сез! Дәрт, очкын, шатлык сибә аларның карашы.
Уйга биреләм: еллар үткәч, бу балалар күңелендә, нәкъ менә Зөмәрә апалары кебек, кешеләр мәңгелеккә калачак. Сәхнә ямен, тәмен, телнең матур әйтелешен тоеп, иҗатта кайнаучы кешеләр бит алар. Сәхнә аларның киләчәгенә якты юл ярачак, нинди эш башкарсалар да, алар теләсә кем белән уртак тел таба беләчәк, үз сүзләрен үткәрә ала торган, һәр эшне җиренә җиткереп яши торган милләтпәрвәрләр булачак.
Укучылар чыгышын киләсе «Аулак өй»дә 23 гыйнварда да күрербез дип өметләнәбез. Ул гадәттәгечә, Мәдәният сараенда була, 17.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аулак љй