Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәлам юллыйм сезгә...

Ниһаять, II кварталга да нокта куяр чак җитте. Шушы вакыт эчендә редакциябез почтасына барлыгы 266 хат килгән. Бу - үткәненнән 15 хатка күбрәк. Апрель аенда газет укучылар тарафыннан редакциягә 77 хат юлланган. Шуның 71е газетта дөнья күрде, ә алтысы төрле сәбәпләр аркасында бастырылмады. Мәсәлән, 7 нче мәктәптән Розалия Якупованың "Татар...

Ниһаять, II кварталга да нокта куяр чак җитте. Шушы вакыт эчендә редакциябез почтасына барлыгы 266 хат килгән. Бу - үткәненнән 15 хатка күбрәк.


Апрель аенда газет укучылар тарафыннан редакциягә 77 хат юлланган. Шуның 71е газетта дөнья күрде, ә алтысы төрле сәбәпләр аркасында бастырылмады. Мәсәлән, 7 нче мәктәптән Розалия Якупованың "Татар теле мөгаллимнәре тәҗрибә уртаклашты" дигән язмасы басылмады. Ул бары укытучылар өчен генә кызыклы дигән фикергә килдек. Белгәнегезчә, без кемнеңдер эшчәнлегенә, отчетка кайтып калган мәкаләләр бастыру ягында түгел. Хатның авторы безне аңлар, безгә үпкәләмәс дип уйлыйм, киләчәктә кызыклырак мәкаләләр язар дип көтеп калабыз. Актив хәбәрчебез, тынгысыз Зөмәрә Шәрәпованың "Бәйгеләргә барам әле..." дигән язмасы да шундый ук характерда һәм укучыларның төрле конкурсларда яулаган уңышларына гына кайтып кала. Аңлыйбыз, әлбәттә: сезнең дә үз укучыларыгызны күрсәтәсегез килә, ата-аналарга да газет битләрендә үз балаларының исем-фамилиясен күрү зур бәхеттер. Тик мондый төр мәкаләләр түләүле, ягъни реклама характерындагы язмаларга якын тора. Зөмәрә апаның башка мәкаләләре исә һәрдаим басылып торды. Гомумән, аның каләменә тел-теш тидерерлек түгел. 26 нчы балалар бакчасыннан җибәрелгән "Театр күңелләргә җылылык, нур өсти" дип аталган хат та шушы ук стильдә язылган. Аның авторы Фәридә Якупова да киләчәктә язмаларына игътибарлы булып, иҗади якын килер, дип өметләнәбез.
Май аенда бакча эшләре тотыну сәбәплеме, газет укучыларыбыздан бары 76 хат килгән. Шуның унбере газетта бастырылмады. Боларның да кайберләренә тукталып үтәсем килә: мәсәлән, 12 нче лицейдан Р.Хафизова шактый тирән эчтәлекле итеп, тәфсилләп лицейда узган Г.Тукай бәйрәме турында язган. Язмасы кызыклы, теле матур, аңлаешлы, укып туймаслык. Әмма ул соң җибәрелеп, үзенең актуальлеген югалткан. Шуңа күрә, киләчәктә моны да истә тотсагыз иде, хөрмәтле укучыларыбыз!
Басылмаган хатларны анализлаганда, мәктәп укучылары, нәни каләм ияләре иҗат җимешләренә мөрәҗәгать итми булдыра алмыйм. Укучылар иҗатын педагогларның туплап җибәрүе әйбәт. Әмма аларны, бәлки, бер темага түгел, ә төрле-төрле темаларны ачканнарын сайлап җибәрү уңышлырак булыр. Ник дигәндә, газетны гел бер типтагы язмалар белән тутырсак, ул укучыларыбыз өчен ялыктыргыч булачак һәм кайбер укучыларның "шедевр"лары төшеп калырга мәҗбүр булачак.
Июнь ае бакча мәшәкатьләренә мул булса да, газет укучыларыбызның редакциягә хат юлларга вакыт табулары сөендерә. Бу аралыкта редакция почтасына 113 хат килсә, унысы төрле сәбәпләр аркасында бастырылмаган. Газетта чыгарылмаган хатлар арасында иң күбесен рәхмәт хатына якын торганнары алып тора. Исегезгә төшереп үтәбез: рәхмәт хатлары - түләүле.
Гомумән алганда, газетны укучылар да, безгә хат язучылар да аз түгел. Шулай да актив хәбәрчеләребез исемлегендә һаман бер үк кешеләр: Таһир Шәмсуаров, Тәслимә Рәфыйкова, Галия Шакирҗанова (гәрчә, соңгы арада язмалары сирәгәйсә дә), Люция Ногманова, Гөлфия Шәйдуллина, Рафик Шәяхмәтов, Миңлегали Әхмәдиев, Эльвира Хисамова, Сәгадәт Мифтахова, Җәүдәт Хәлимов. Газетны әлеге хәбәрчеләребездән башка күз алдына да китерүе кыен. Чөнки укучыларыбыз аларның мәкаләләрен шулхәтле яратып укый, күз генә тимәсен! Аларның каләме инде шактый чарланган, теле йөгерек, ялыктырмый, тиз укыла, язмалары укып туймаслык, уйланырга мәҗбүр итә торган тормышчан булуы белән күңелгә ятышлы. Алар - безнең байлыгыбыз, газетның гәүһәр ташлары. Җәйге мәшәкатьләр хәбәрчеләребезгә дә тәэсир итми калмады. Римма апа Фәттахова, Галия апа Рәхимова, Фәридә Якупова, Галия Әхмәтованың язмалары күзгә күренеп сирәгәйде. Ә менә Зилә Мөдәррисова, Олеся Хафизова, Миңлезаһит Нәфыйков, Галия Вахитова, Нуринә Әхмәтшина, Гөлназ Әхмәтзаһирова, Мөнирә Хаҗипова, Фәния Әскәрова, Кафия Әгъләмова, Рәзилә Шакирҗанова, Рәмзия Гәрәева старт алды. Берүк күз тимәсен! Аларның мәкаләләре башкалардан әйтеләсе килгән фикернең төгәл бирелүе, төпле булуы белән аерылып тора. Аларны укыгач, күңелгә рәхәт булып китә. Алар үзләрен борчыган, сөендергән мәсьәләләрне яктырта, күңелен бушата. Киләчәктә бу хәбәрчеләребез дә сыналган күптәнге каләм ияләре исемлегенә керер дип ышанасы килә.
Күптән түгел генә яза башлаган, әмма каләме өметле күренгән яшь хәбәрчеләребез: Кирлегәчтән - Раиз Мөхәммәтҗанов, Азат Магыйҗанов, Сәйдәш Җиһангиров, Сиринә Сәхапова, Диана Хәйбриева, Урмышлыдан - Ришат Бурнашев, Тимәштән - Ильвина Мөхәммәтшина, Урдалыдан - Илназ Зәйнетдинов та бар. Район укучыларыбыз янына 10 нчы мәктәптән Альберт Йосыповны да өстәсәк, саллы гына яшь хәбәрчеләр отряды барлыкка килә. Алар киләчәктә актив хәбәрчеләр дәвамчысы булыр дигән өмет яши. Укучыларыбыз каләме көннән-көн үткенләнә бара, язмалар да тормышчанрак кебек тоела. Аларның осталыгына без һәм укытучылар гына түгел, газет укучылар да сокланадыр, дип уйлыйм. Шуңа мәктәп коллективлары белән булган элемтәбезне бер дә югалтасыбыз килми. Укытучылары үрнәгендә укучылар да газетны үз итүенә шатланып туя алмыйбыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз, алга таба да безнең белән элемтәне өзмәссез, каләм тибрәтүегезне дәвам итәрсез дип ышанып калабыз. Мәкаләләрегезне исә гадәти почта белән (Тукай урамы, 3 нче йорт) яки Интернет челтәре аша zaman5@yandex.ru почтасы аша җибәрә аласыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат