Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Җырлыйбыз да, биибез без, «Аулак өй» кичәсендә...

Ул көнне "Аулак өй"дә "Татар халык ашлары" конкурсы үткәрелергә тиеш иде. Шуңа Мәдәният сараеның икенче катына менү белән, чәкчәк, бавырсактыр тезеп куелган өстәл янына киттек. Өстәл тирәсенә ашыгуыбыз тамак ачыкканнан түгел, әлбәттә: "Заман сулышы" газеты редакциясе исеменнән конкурста җиңүчегә бүләк алып килгән идек. Шуңа тизрәк күрәсе килә. Алдыбызга бик тә...

Ул көнне "Аулак өй"дә "Татар халык ашлары" конкурсы үткәрелергә тиеш иде. Шуңа Мәдәният сараеның икенче катына менү белән, чәкчәк, бавырсактыр тезеп куелган өстәл янына киттек.


Өстәл тирәсенә ашыгуыбыз тамак ачыкканнан түгел, әлбәттә: "Заман сулышы" газеты редакциясе исеменнән конкурста җиңүчегә бүләк алып килгән идек. Шуңа тизрәк күрәсе килә. Алдыбызга бик тә җаваплы бурыч куелды: ашап карамый гына хуҗабикәләрнең эшләренә бәя бирергә. Өч кеше бавырсак, берсе чәкчәк, бер апа пирог пешереп килгән. Барысы да аппетитлы, матур итеп бизәлгән. Бөтенесенә беренче урын бирсәң дә, ялгышмабыз кебек. Тик конкурс - конкурс бит инде, Мәдинә апа Сафиуллина да "Ягез, кызлар, сайлагыз" дип, яныбызда басып тора. Иң беренче булып, чәкчәккә күз төшкән иде. Ул үзенчәлекле итеп пешерелгән, гадәти - түгәрәк түгел, ә токмач формасында пешерелеп, матур итеп катырылган. Беренче урынга дип, шуны сайладык та, урыныбызга барып утырдык. Чөнки бүләкләү кичә ахырында булачак.
Кеше килә дә килә. Юри санап утырабыз, алтмыштан артып китте.
Язманың тулырак вариантын "Заман сулышы" газетының 30 ноябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аулак љй