Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Чаңгыда – газчылар

Шушы көннәрдә "Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре шәһәребезнең Боз сарае янына чаңгы буенча кышкы эстафетага җыелды. Ярыш, гадәттәгечә, "Яшьлек" спорткомплексында башланып, урман массивында үтте. Салкынча һава торышыннан курыкмыйча, газчылар чаңгыга бик теләп баскан иде. Анда катнашырга лениногорскилылар белән беррәттән, Аксубай һәм Чирмешән районы газчылары да килде. Спортчыларны сәламләп, идарә начальнигы Әнәс Вәлиев...

Шушы көннәрдә "Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре шәһәребезнең Боз сарае янына чаңгы буенча кышкы эстафетага җыелды.


Ярыш, гадәттәгечә, "Яшьлек" спорткомплексында башланып, урман массивында үтте. Салкынча һава торышыннан курыкмыйча, газчылар чаңгыга бик теләп баскан иде. Анда катнашырга лениногорскилылар белән беррәттән, Аксубай һәм Чирмешән районы газчылары да килде.
Спортчыларны сәламләп, идарә начальнигы Әнәс Вәлиев 2012 елның идарә өчен уңышлы тәмамлануы турында әйтте һәм намуслы хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Спорт белән шөгыльләнгән кеше һәрвакыт сәламәт, физик яктан нык була. Ә бездә, үзегез күргәнчә, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган.
Узган елны уңышлы тәмамлап, яңасына кердек. Алда - яңа бурычлар, яңа максатлар көтә. Спортта да үзебезне күрсәтәсе бар әле,- диде ул һәм бу көнне 60 яшен тутырган идарәнең иң өлкән һәм актив спортчысы Вера Звягинцеваны котлап, ярыш флагын күтәрергә чакырды.
Менә бу юлы да стартка чыккан барлык хатын-кызларны да уздырып, финиш сызыгына Вера Звягинцева беренчеләрдән килде. Аның янәшәсендә Лилия Серикова, Александр Звягинцев, Марат Фәттахов бар иде. Сүз уңаеннан, әлеге спортчылардан торган идарә итү аппараты командасы спортның башка төрләрендә дә алгы сызыкта бара. Бу юлы да алар сынатмады, идарәнең иң яхшы чаңгычылары исемен тагын бер кат расладылар. Икенче урынны - җир асты газүткәргечләр идарәсе командасы, өченче урынны - Чирмешәннең район эксплуатация хезмәте алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскгаз