Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Кирәкле һәм мөһим объектлар

"Татнефть" җәмгыятенең шәһәр һәм районны төзекләндерү, социаль объектлар төзү буенча эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Шәһәребездә нефтьчеләр тарафыннан башкарылган эшләр дә, күз карасыдай сакларлык объектлар да җитәрлек. "Татнефть" җәмгыяте инвестицияләренә быел шәһәрдә ике зур һәм мөһим объект төзелеше башланды. Узган атнада "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге һәм подрядчылар уздырган эш планеркасы әнә шул...

"Татнефть" җәмгыятенең шәһәр һәм районны төзекләндерү, социаль объектлар төзү буенча эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Шәһәребездә нефтьчеләр тарафыннан башкарылган эшләр дә, күз карасыдай сакларлык объектлар да җитәрлек.

"Татнефть" җәмгыяте инвестицияләренә быел шәһәрдә ике зур һәм мөһим объект төзелеше башланды. Узган атнада "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге һәм подрядчылар уздырган эш планеркасы әнә шул объектларның берсен - ике теннис кортыннан торган спорткомплексны караудан башланды.
Спортчылар өчен яңа бина
Ул 10нчы мәктәп районында төзелә. Бүген төзелеш участогында төзү-монтаж эшләре тулы көченә бара. Төзүчеләр сүзләренчә, бинаның каркасы металлдан, спортзалның стеналары сендвич-панельләр һәм кирпечтән булачак. Бүген вертикаль планировка буенча эшләр башкарылган, суүткәргеч, элемтә кабеле үткәрелгән. Теннис корты өчен металл конструкцияләр Ярославль шәһәре заводында эшләнгән. Аның да үз үзенчәлекләре бар. Бу конструкцияләр бина эчендәге мәйданчыклар арасын 100 метрга кадәр сузу мөмкинлеге бирә. Аның нәтиҗәсендә, файдалы мәйданны мөмкин кадәр күбрәк кулланырга була.
- Әлеге теннис корты уникаль булачак. Ике мәйдан аралыгы (пролет) 45 метрга кадәр сузарга уйлыйбыз. Татарстанның көньяк-көнчыгышында мондый спорткомплекс әлегә юк, - ди подрядчы "Вектор" җәмгыяте директоры Виктор Валентинович Шленков.
"Вектор" җәмгыятенең "Татнефть" заказы буенча төзи торган беренче объекты гына түгел. Моңа кадәр алар үзләрен "Юбилейный", "Ак каен", "Нептун" ял базасында таныткан инде. Димәк, заказчының төзелешкә нәкъ менә "Вектор" җәмгыятен тартуы юкка гына түгел.
- Бу спорткомплексның тагын бер уңай ягы турында әйтми булмый. Аның җәймәсе - уникаль һәм шул рәвешле ул теннис кына түгел, волейбол һәм баскетбол уйнау мөмкинлеге дә бирәчәк. Биредә иң алдынгы технологияләр кулланылган. Ә инде комплексның гомуми мәйданы - 2 мең 25 квардат метр, - ди Виктор Валентинович.
Әлеге объект турында муниципаль районның "Капиталь төзелеш идарәсе" начальнигы Рөстәм Кәбировтан шалтыратып сорадым. Ул:
- Теннис корты төзелешенең заказчысы - җирле муниципалитет, ул "Татнефть" инвестицияләренә төзелә. "Татнефть" җәмгыяте, "Лениногорскнефть" идарәсе тырышлыгы нәтиҗәсендә, төзелеп килүче әлеге җитди проект киләчәктә киң кулланылыш табар дип уйлыйм, - ди.
Төзелешнең генераль подрядчысы - "Вектор", генераль проектны ясаучы - "Изба" җәмгыятьләре, субподрядчысы - "Лениногорск тимер-бетон эшләнмәләр заводы".
"Татнефть" җәмгыяте "Лениногорскнефть" идарәсе белән берлектә шәһәр һәм район халкының, бигрәк тә яшь буынның, сәламәт яшәү рәвеше өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Нефтьчеләр тарафыннан лениногорскилылар өчен яхшы шартлар булдырылган, тренировка һәм, гомумән, спорт белән шөгыльләнү өчен яңадан-яңа махсус комплекслар төзелеп тора. Хәер, нефть компаниясенең халыкның эше белән беррәттән, ялы һәм сәламәтлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Киләчәктә дә шулай дәвам итәр.
Заманча балалар бакчасы
Елдан-ел "Татнефть" җәмгыяте предприятиеләрендә хәл икътисади яктан гына түгел, социаль яктан да уңай якка үзгәрә башлады. Социаль юнәлешле "Татнефть" җәмгыяте ипотека программасын уңышлы хәл итә, үз хезмәткәрләрен фатирлы итү буенча максатчан эш алып бара. Шәһәребезнең 7нче микрорайонында да социаль ипотека программасы буенча торак йортлар төзелде. Бер-бер артлы калкып чыккан бу яңа йортларда күпчелек яшь балалы нефтьче гаиләләре яши. Әлеге микрорайон балалары өчен, әлбәттә, заманча балалар бакчасы да бик кирәк иде.
Шуны күздә тотып, "Татнефть" җәмгыяте биредә 140 урынга исәпләнгән барлык уңайлыклары булган заманча балалар бакчасы төзелешен башлап җибәрде. Бу эш социаль ярдәм кысаларында башкарылачак.
Биредә эш планеркасы "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин җитәкчелегендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корт