Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Кубок – “Ромашка” командасында

Кышкы каникул көннәрендә Шөгердәге Чкалов исемендәге мәктәп кортында берничә авыл хоккей командасы очрашты. Монда Куакбаштан - "Шторм", Иске Шөгердән - "Беркут", Шөгердән - "Чкаловец", Зәй-Каратайдан - "Факел", Зеленая Рощадан - "Стрела" һәм Урдалыдан "Восход" командалары килгән иде. Уен өч команданың призлы урын алуы белән төгәлләнде. I урынга - Куакбаш, II...

Кышкы каникул көннәрендә Шөгердәге Чкалов исемендәге мәктәп кортында берничә авыл хоккей командасы очрашты. Монда Куакбаштан - "Шторм", Иске Шөгердән - "Беркут", Шөгердән - "Чкаловец", Зәй-Каратайдан - "Факел", Зеленая Рощадан - "Стрела" һәм Урдалыдан "Восход" командалары килгән иде. Уен өч команданың призлы урын алуы белән төгәлләнде. I урынга - Куакбаш, II урынга - Иске Шөгер, III урынга - Зәй-Каратай мәктәбе командалары лаек булды.


Шәһәрнең 2 нче һәм 5 нче мәктәпләре дә үзара хоккей уйнап, "Ромашка" командасының (2 нче мәктәп) I урынга чыгуы белән тәмамланды.
Һәм менә Лениногорск Боз сараенда ике көчле көндәш команда (Куакбаш һәм 2 нче мәктәп) финал уенында очрашты. Бу уенда җиңүе үзе ни тора! Чөнки әлеге хоккей ярышлары 2011-2012 елгы сезонда шәһәр һәм район яшүсмерләр клубы арасында "Лениногорскнефть" идарәсе Кубогына оештырылган иде.
Бу көнне Боз сараена хоккей яратучылар, җанатарлар җыелды. Уенчыларны котларга шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин һәм "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов килгән иде. Алар ике командага да уңышлар теләгәннән соң, уен башланды. Башта ук "Ромашка" командасы өстенлекне үз кулына алды, тырышып, актив уйный башлады. Куакбашлылар да төшеп калганнардан түгел икәнлекләрен күрсәтте. Кулларында кәшәкә генә түгел, ә чалгы, сәнәк кебек эш кораллары уйнаткан егетләр ич алар! Ләкин I периодта көндәшләр капкасына бер генә алка кертә алдылар, 5:1 исәбе белән "Ромашка" файдасына беренче период төгәлләнде. Икенчесендә "Шторм" капкасына 2 алка керттеләр, өченче период башланып, озак та үтмәде Куакбашлылар "һөҗүм ясады" һәм исәпне 7:2 итеп куйды. Уен тәмамланырга ярты сәгатьләп вакыт калды, ә "Ромашка" алканы бер-бер артлы көндәшләре капкасына "бәрә". Җанатарлар да сызгыра, көч бирә, киеренке минутлар... Һәм менә уен беткәнен белгертеп сигнал булды, 12:2 исәбе белән "Ромашка"ның (2 нче мәктәп) җиңүе белән төгәлләнде.
Ике команда уенчыларының да кулларын кысып, Р.Нурмөхәммәтов "Ромашка"га Чемпион кубогын һәм чемпион медальләрен тапшырды. Шулай ук татлы приз - зур торт та уенчылар кулында иде.
2 нче мәктәп һәм Куакбаш мәктәбе егетләре көр күңел, шат елмаю белән таралышты. Куакбаш командасы капитаны Марсель Вәлиев белдергәнчә, авылларында "Лениногорскнефть" идарәсе тарафыннан булдырылган хоккей корты - алар өчен зур бүләк. Нефтьчеләргә рәхмәтен дә әйтте ул. Кортны үзләре һәрвакыт карап, тәртиптә тоталар икән.
- V сыйныфтан бирле шөгыльләнәбез. Тренерыбыз - мәктәп директоры Алмаз Сабирҗанов. Күнегүләр (тренировка) һәр көнне үтә, - диде ул.
"Ромашка" командасының иң яхшы һөҗүмчесе Максим Исаев көндәшләренең яхшы уйнавын, дисциплинаның әйбәт оештырылганын билгеләп үтте. Шәһәрдә "Сокол", "Буровик" белән уйнап караганнары бар икән. Чыннан да, спорт яшьләрне берләштерә, көч сынап карарга мөмкинлек бирә. Бу хакта идарә начальнигы Рафаил Сәетович та әйтеп үтте.
- Төп максатыбыз - яшьләрне спорт белән кызыксындыру. Бүгенге көндә "Лениногорскнефть" идарәсе төзегән 14 хоккей корты бар, анда егетләребез теләп йөри. Авыл егетләре дә шәһәрнекеләрдән калышмый. Аларның хоккей формалары, кәшәкәләре, барысы да бар. "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Ш.Тәхаутдинов хоккей буенча Федерация президенты рәисе булып тора. Шунлыктан, хоккейга игътибар зур. "Татнефть" әлеге юнәлештә күп кенә финанс чыгымнар сарыф итә. Яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүе - безнең өчен күңелле күренеш, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев