Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Мөһим мәсьәләләр каралды

Мэриядә шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды. Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хакында чыгыш ясады. Бу өлкәдә халыктан сораулар күп. Моның шулай икәнлеген "туры элемтә" барышында яңгыраган гозер-үтенечләр дәлилли. Нәфис Нурлыхакович әйтүенчә, районда узган ел 83 юл-транспорт һәлакәте булган, 12 кешенең...

Мэриядә шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды.


Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хакында чыгыш ясады. Бу өлкәдә халыктан сораулар күп. Моның шулай икәнлеген "туры элемтә" барышында яңгыраган гозер-үтенечләр дәлилли. Нәфис Нурлыхакович әйтүенчә, районда узган ел 83 юл-транспорт һәлакәте булган, 12 кешенең гомере өзелгән, 90 кеше яраланган. Юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан муниципаль район тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. 2011-2014 елларга билгеләнгән "Куркынычсыз шәһәр" концепциясенә яраклаштырып, халык күпләп җыела торган урыннарга 8 берәмлек - видеокүзәтү, ә йөри торган һәм магистраль юлларда 4 берәмлек видеофиксация урнаштырылган. Әнә шулар ярдәмендә шәһәр һәм район буенча 15 мең тизлек режимын бозу очрагы ачыкланган.
"2010-2012 елларда белем бирү учреждениеләрендә челтәрләр үсеше" максатчан программасына үзгәрешләр кертү хакында Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин чыгыш ясады. Мәктәпләр турында доклад тыңлаганнан соң, шунысы сөендерде: башлангыч мәктәпкә әйләндерелергә тиеш мәктәпләр әлегә үз хәлләрендә, шул килеш кала. Алга таба бала санына карап хәл ителәчәк. Моңа Рәгать Хөсәенов та кушылып: "Тиктомалдан мәктәпләрне ябып куярга кызганыч, балалар жәл", диде.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин депутатлар игътибарына муниципаль районның һәм шәһәрнең бюджет үтәлеше хакында мәгълүмат бирде.
Сессиядә шулай ук шәһәрнең генераль планы расланды, муниципаль районның Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында доклад тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия