Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Наркоманнар кимеми

Видеоконференция режимында наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу юлы комиссия рәисе урынбасары - ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров һәм башка комиссия әгъзалары каршында бөгелмәлеләр хисап тотты. Соңгы вакытта хәлләр тотрыкланса да, Бөгелмәдә "наркомания" белән 529 кеше исәптә тора, бу уртача республика күрсәткеченнән 1,9 тапкырга күбрәк. Республика буенча, наркотикны артык...

Видеоконференция режимында наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу юлы комиссия рәисе урынбасары - ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров һәм башка комиссия әгъзалары каршында бөгелмәлеләр хисап тотты.

Соңгы вакытта хәлләр тотрыкланса да, Бөгелмәдә "наркомания" белән 529 кеше исәптә тора, бу уртача республика күрсәткеченнән 1,9 тапкырга күбрәк. Республика буенча, наркотикны артык кулланудан (передозировка) үлгән һәр бишенче кеше бөгелмәле булуы да наркомания белән көрәшне тагын да көчәйтергә кирәклеген искәртәдер.
Кайбер каналлар ябылып, наркотикларны әзерләүче чимал җитми башлагач наркоманнар "ломка"ларын алкоголь белән җиңә башлаган, шуңа да быелның 8 ае эчендә "алкоголь психозы" диагнозы куелган авыручыларның саны 40 процентка арткан. Чаралар куллануга карамастан, яңа төрдәге наркотик матдәләрне җәелдерү дәвам итә. Әсгать Сәфәров гади телдәге күңел күтәргеч газның ирекле рәвештә сатылуына борчылуын белдерде. Районнарда әлеге матдәне җәелдерүгә юл куймаска, диелде.
Көлдерә торган газ
Татарстанда азот катнашмасы тутырылган шар сатучы 7 кешене тоткарлаганнар. Бу матдәне «күңелне күтәрә торган газ», «Ибица һавасы» дип тә йөртәләр. Ул наркотик һәм психотроп матдәләрнең «кара исемлеге»нә керми, ләкин аны куллану медицина учреждениеләренә генә рөхсәт ителгән. Азот катнашмасын куллану эйфория тудыра, әмма аннары кислород җитмәүдән күз алды караңгыланып, аңны югалтуга, берничә артык сулыш алсаң, үлемгә дә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик