Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Паспорт булу – төп шарт

Сайлау көнендә сайлаучыларга бюллетеньнәр паспорт яки аны алмаштыручы документны күрсәткән очракта гына бирелә. Гамәлдәге законга туры китереп, Россия Федерациясе гражданинының шәхес таныклыгы документы буларак, РФ территориясендә түбәндәге документлар кулланыла ала: - Россия Федерация Президентының 1997 ел, 13 мартындагы Указы нигезендә гамәлгә кергән РФ гражданины паспорты; - СССР гражданины паспортының 1974...

Сайлау көнендә сайлаучыларга бюллетеньнәр паспорт яки аны алмаштыручы документны күрсәткән очракта гына бирелә.

Гамәлдәге законга туры китереп, Россия Федерациясе гражданинының шәхес таныклыгы документы буларак, РФ территориясендә түбәндәге документлар кулланыла ала:
- Россия Федерация Президентының 1997 ел, 13 мартындагы Указы нигезендә гамәлгә кергән РФ гражданины паспорты;
- СССР гражданины паспортының 1974 елгы үрнәге;
Ул түбәндәге очракларда кулланыла:
1) анда Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелгән булса;
2) яисә РФ гражданлыгы булу хакында өстәмә бите (вкладыш) булса;
3) яки РТ территориясендә даими яшәү урынын раслаучы теркәлгән урынның (прописка) мөһере булса.
Моннан тыш, 1974 елгы үрнәктәге СССР паспортында тиешле яшькә җитү буенча ябыштырылган фотография дә булу мөһим.
- яңа паспорт рәсмиләштерелгәнче дип бирелгән РФ гражданинының шәхесен раслаучы вакытлыча таныклыгы.
1997 елның 8 июлендә РФ Хөкүмәте раслаган паспорт турында Положениегә туры китереп, РФ гражданины паспортының гамәлдә булу вакытлары түбәндәгечә билгеләнгән:
14 яшьтән - 20 яшькә кадәр;
20 яшьтән - 45 яшькә кадәр;
45 яшьтән - чикләнмәгән вакытка.
20 яшь һәм 45 яшькә җиткәч, паспорт алмаштырылырга тиеш. Искәрмә булып, хезмәт итәргә чакырылган хәрби хезмәткәрләр генә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау