Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Планнары барып чыкмаган

Татарстан наркополициясе хезмәткәрләре күрше регионнан республикага алып керелүче наркотик матдә-героин белән бәйле җинаятьчел чылбырның эзенә төштеләр. Әлеге җинаятьтә Бөгелмәдән - өч кеше, Самара өлкәсеннән берәү гаепле дип табылды. Өч иптәшне: бораулаучы, монтажчы һәм механикны наркотик матдәгә тартылу, кызыксыну берләштерә. Соңрак аңардан үзләренә акча эшләү ысулын да уйлап табалар. Ничек итеп...

Татарстан наркополициясе хезмәткәрләре күрше регионнан республикага алып керелүче наркотик матдә-героин белән бәйле җинаятьчел чылбырның эзенә төштеләр. Әлеге җинаятьтә Бөгелмәдән - өч кеше, Самара өлкәсеннән берәү гаепле дип табылды.


Өч иптәшне: бораулаучы, монтажчы һәм механикны наркотик матдәгә тартылу, кызыксыну берләштерә. Соңрак аңардан үзләренә акча эшләү ысулын да уйлап табалар.
Ничек итеп Бөгелмәдә гашишны сатарга, таратырга уйлаганнар соң? Бу хакта алар алдан уйлап, моңа ныклап әзерләнгән. Самара өлкәсендә героин белән тәэмин итеп торучы икенче бер "иптәш" белән элемтәгә кереп, аңардан әфьюнны алу хакында план коралар. Бөгелмәлеләр товарны алып, үз шәһәрләрендә сату нокталарын билгеләргә, кулланучылар һәм сатып алучыларны эзләп куярга тиеш була. Тиздән Самарага таба товар артыннан юлга кузгалалар. Кайтып барганда, аларның бизнесына наркополиция хезмәткәрләре "комачаулый". Аларны Бөгелмәгә кергәнче үк тоталар. Җинаятьченең берсе револьвер белән коралланган булса да, спецназ егетләре аны зарарсызландыра. "БМВ" машинасында дүртәү булалар. Тикшерү барышында өчесендә наркотик порошок белән төргәк табыла. Ә гомумән, җинаятьчеләр 120 дозалык наркотик алып кайта торган булган. Әле үзләре дә героинга "дегустация" ясарга өлгергәннәр, чөнки соңыннан медицина тикшерүе дүртесенең дә организмында әфьюн "эзләре" тапкан.
Оперативниклар әлеге җинаятьтә турыдан-туры гаепле булган, героинны табучыны да кулга ала. Ул Фрол кушаматлы, беркайда да эшләмәүче, берничә тапкыр хөкемгә тартылган 45 яшьлек ир-ат була. Самара өлкәсенең кечкенә генә бер поселогында яшәгән. Биредә һәркем бер-берсенең ни белән шөгыльләнгәнен белсә дә, әлеге иптәшнең криминалы турында дәшмәгәннәр. Татарстан наркополициясе килеп кергәч, алар, имеш, гаҗәпләнеп тә калган. Кулга алынучы өендә булган наркотикларны яшерергә уйламаган да. Киресенчә, хатынына бөтен "байлыгын" бирергә кушып, бар көченә кычкырган. Кухняда наркотиктан калган медицина шприцлары, төргәкләнгән пакетлар, инъекция әзерләр өчен кирәк булган эремә һәм предметлар, кечкенә үлчәү табыла. Кыскасы, наркотик сатар өчен коеп куйган "сатучы" диярсең. Әле бусы "баласы" гына, алда "анасы": өй артында 1 килограмм 200 граммнан артык мәк саламы, мәк орлыклары, мәк башлары табыла. Йокы бүлмәсендә матрас астында утлы корал, ике төргәк боеприпас, ә шкаф эченнән 5 меңлек һәм 1 меңлек акча өеме табыла. Аларның гомуми суммасы 900 меңлек була. Эшсез Фролның өендә шулкадәр акча кайдан барлыкка килүен, ул аңлата алмаган, әлбәттә. Аңа карата җыелган мәгълүматлар наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең Самара идарәсенә җибәрелгән.
Татарстан наркоконтроль идарәсе тарафыннан өч бөгелмәлегә карата зур күләмдә наркотик саклаган өчен (РФ Җинаять кодексы, 228 нче маддә, 2 нче бүлек) җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Шунысын да әйтергә кирәк: ике гаепләнүче наркотик маддә буенча җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Алар кулга алынган, ә өченчесе чыгып китмәү турында кул куйдыртып җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркоман