Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рөстәм Миңнеханов: 2016 елда дәүләт программалары дәвам итәчәк

Агымдагы елда Татарстан бюджеты керемнәре узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак үсеш күрсәтә. Бу - бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында һәм дөрес итеп түләп бару мөмкинлеге биргән. Киләсе елга фаразланган бюджет проектын да начар дип булмый... Билгеле булганча, бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында 2016, 2017 һәм 2018 елларга социаль-икътисади үсешне...

Агымдагы елда Татарстан бюджеты керемнәре узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак үсеш күрсәтә. Бу - бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында һәм дөрес итеп түләп бару мөмкинлеге биргән. Киләсе елга фаразланган бюджет проектын да начар дип булмый...
Билгеле булганча, бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында 2016, 2017 һәм 2018 елларга социаль-икътисади үсешне фаразлау һәм киләсе елларга бюджет проектын карау буенча махсус киңәшмә узды.
Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин киңәшмәдә катнашучыларны агымдагы ел бюджеты үтәлеше белән дә таныштырды. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның 8 аенда Татарстанның гомуми бюджеты керемнәре 162 миллиард сум тәшкил иткән. Бу - узган ел белән чагыштырганда күбрәк.
- Бюджетка кергән керемнәр бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләү мөмкинлеге бирде. Башка социаль яктан зур әһәмияткә ия чыгымнар өчен дә тиешле күләмдә акча табылды, - диде Радик Гайзатуллин.
Министр сүзләренә караганда, быелгы бюджет үтәлеше шактый уңышлы барса да, ел азагына берникадәр проблемалар да килеп туарга мөмкин. Беренче чиратта, бу - зур предприятиеләрнең табышка салымы белән бәйле булыр дип фаразлана.
2016 ел фаразларына килгәндә, гомуми бюджет керемнәре күләме 196,2 миллиард сум булыр дип уйланыла. Чыгымнар исә 202 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы 5,8 миллиард сум булырга тиеш.
Чыгымнарның күбесе социаль тармак белән бәйле. Бу өлкә белән бәйле чыгымнар 2016 елда 5 процентка артачак һәм бюджет чыгымнарының 74,7 процентын тәшкил итәчәк. Мәгариф тармагына аеруча күп акча тотарга уйлыйлар.
- Социаль-икътисади вәзгыятьнең шактый катлаулы булуына карамастан, киләсе елда хәзер тормышка ашырыла торган дәүләт программаларының барысы да эшләячәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов әлеге киңәшмгә йомгак ясап.
Ул киләсе елларга исәпләнгән бюджет проектын 17 октябрьдә булачак Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта карарга тәкъдим итте.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет