Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Терроризмга каршы – бергәләп

Шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте. Анда хокук саклау органнары, шәһәребезнең җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм руханилар катнашты. "Лениногорск муниципаль районында дини терроризмга каршы чаралар һәм профилактика" мәсьәләсе сессиянең төп темасы иде. Доклад белән полиция начальнигы вазифаларын башкаручы Алмаз Юнысов чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Казандагы 19 июль вакыйгаларына...

Шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте. Анда хокук саклау органнары, шәһәребезнең җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм руханилар катнашты.



"Лениногорск муниципаль районында дини терроризмга каршы чаралар һәм профилактика" мәсьәләсе сессиянең төп темасы иде. Доклад белән полиция начальнигы вазифаларын башкаручы Алмаз Юнысов чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Казандагы 19 июль вакыйгаларына кадәр үк республика территориясендә дини агрессия очраклары күзәтелгән булган. ТР Мөселманнары лидерларын үтерүдә катнашы булган кешеләрне эзләү һәм тоткарлауда Лениногорск хокук саклау органнары да читтә калмый. Алар тарафыннан шәһәрдәге кунакханәләр, яшәү өчен тапшырылган фатирлар (квартиры по найму), гаражлар һәм бакчачылык ширкәтләре һәрдаим тикшерелеп тора. Теманы РФ Куркынычсызлык идарәсе федераль хезмәтенең Лениногорск районы буенча начальнигы Михаил Сергеев дәвам итте.
Шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе Исмаил Сингатулла үз чыгышында терроризмны исламнан аеру мөһимлегенә басым ясады.
- Ислам динендә терроризмга һәм экстремизмга урын булырга тиеш түгел. Ислам дине - ул матурлык, тынычлык, дуслык дине, - диде Исмаил хәзрәт.
Шәһәр һәм район Советы депутатлары Альбина Шәфигуллина белән Гүзәлия Гаделшина КНИТУ-КАИ студентлары һәм Сарабиккол авылы халкы тарафыннан террорчылыкка каршы башкарылучы эшләргә тукталды.
Сессиягә нәтиҗәне Рәгать Хөсәенов ясады. Ул республикада дини мөнәсәбәтләр арасында килеп туган проблемаларның мөһим булуын ассызыклады. Терроризмның килеп чыгу чыганагын алдан күреп, аны вакытында юк итә белергә өйрәнергә кирәк, диде. Шул уңайдан, барлык дини оешмаларны, гражданлык җәмгыяте институтларын, массакүләм мәгълүмат чараларын шәһәр һәм район халкының тыныч тормышы өчен көрәшергә чакырды.
Соңыннан, Лениногорск муниципаль районы Советы, район территориясендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа эшләргә, дини экстремизм фактларын кисәтү буенча планлы эш алып барырга, шәһәр һәм район халкын экстремизмга каршы берләшергә, дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: террор