Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Карлыган пирогы пешерәбез

Пирог өчен кирәкле ингредиентлар: 1,5 стакан он, 150 г атланмай, 220 г шикәр комы, 1 чәй калагы желатин, тәменчә тоз, 3 йомырка, 1 чәй калагы крахмал, 600 г карлыган.

Карлыган пирогы
 

 

Эш тәртибе:1,5 стакан онны, атланмай белән кушып, бик вак валчыклар хасил булганчы болгатабыз. Әлеге катнашманы тирән савыт төбенә салабыз да, өстенә 100 грамм шикәр комы, ярты чәй кашыгы желатин һәм тоз өстибез.

Йомырканың агын сарысыннан аерып, агын – суыткычка куябыз, сарысын әзерләнүче катнашма өстенә салабыз. Камырны кул белән тиз генә әвәлибез, аннан түгәрәк формалаштырабыз да, өстенә азык пленкасы каплап, ярты сәгатькә суыткычка куябыз.

Суыткычтан йомырка агын алып, күпергәнче туглыйбыз. Акрынлап өстенә калган шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч, 1,5 аш кашыгы он һәм крахмал өстибез, иң соңыннан карлыганны салабыз.

Майлы табага суыткычтагы камырны җәеп салабыз, кыр-кырларыннан бортлар күтәртәбез. Аңа әзер эчлекне салабыз да 180 градус кайнарлыктагы духовкага пешерергә куябыз.

35-40 минут эчендә пирог пешеп тә чыга. Кисәр алдыннан пирогны бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк. Тәмле булсын!

 

https://vk.com/chishme_gazite

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев