«Алтын көзләр туган ягымда».
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе барлык әдәбият сөючеләрне «Алтын көзләр туган ягымда» дигән әдәби-музыкаль кичәгә чакыра.
Чарада Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби берләшмәсе шагыйрь-шагыйрәләре катнашачак. Бу елның матур, алтын көзе шагыйрьләргә йогынты ясаган, иҗатка илһамландырган. Алар күңелләрендәге шигъри хисләрен әдәбият сөючеләр белән дә уртаклашырга тели.
21 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә узачак чарада көзгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгыраячак.
Нет комментариев