Лениногорск хуҗабикәләренә "Кубань" салаты рецепты
3 кг помидор, 1әр кг кишер, суган, кәбестә, кыяр, баллы борыч һәм ташкабак, 4 баш сарымсак, 200әр грамм үсемлек мае һәм томат пастасы, 100 грамм шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, яшел тәмлеткечләр.
Помидорны иттарткычтан чыгарырга, калган яшелчәләрне матур итеп турарга. Яшелчәләрне аз-азлап сала барып, 15-20 минут кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачын ябарга.
Чыганак: “Ирек Мәйданы” газеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев